Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырлык үрнәге

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган райондашыбыз – рядовой Илмир Монасыйповны җирләделәр. Хәрби белән хушлашырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде.

Матәм митингы И.Монасыйповның туган авылы Ташлыярда үтте. Митинг матәм маршы белән башланды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин “гади авыл егетенең кыска гына гомере эчендә Ватанны ничек ничек яратырга, ничек сакларга кирәклеген күрсәтүен” билгеләп үттеләр. “Ильмир Монасыйпов кыюлык, ныклык, бурычка тугрылык – чын батырлык үрнәге күрсәтте”, – диде Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов һәм райондашыбызның Батырлык ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр итте.

Илмир Монасыйповның әнисе Фәридә ханым матәм митингында катнашкан, гаиләнең кайгысын уртаклашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Райондашыбыз хезмәт иткән хәрби часть, туганнары тарафыннан да кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады.

Матәм митингында катнашучылар Илмир Монасыйповның һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел булуы турында сөйләделәр. “Илмир белән бер балалар бакчасына йөрдек, мәктәптә бергә укыдык, милли көрәш белән шөгыльләндек, – диде сыйныфташлары Илнар Салихов белән Руслан Шәмсетдинов. – Ул, район һәм республика ярышларында катнашып, җиңүләр дә яулады. Ышанычлы, яхшы дус иде. Аның кебекләр бүтән юк!”

Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар.

Илмир Монасыйпов, Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак! Йөрәктәге яраны сүзләр белән төзәтеп булмый. Әмма райондашыбыз, аның намуслы, фидакарь тормышы турында хатирәләр үлемнән көчлерәк.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев