Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси лицевой счетны актуальләштерү турында

Картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнар, Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетларына кереп, шәхси лицевой счетлары (ИЛС) белән таныша һәм аны, стаж һәм хезмәт хакы турындагы җитеп җитмәгән мәгълүматлар белән тулыландырып, актуальләштерә ала.

ИЛСта хезмәт эшчәнлеге чорлары, иминият түләүләре күләме, күрсәтелә. Шулай итеп шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) туплана. Аларның суммасы булачак пенсиянең күләменә турыдан-туры тәэсир итә. ИПКны социаль әһәмияткә ия иминият булмаган чорлар да арттыра. Бу чорда кеше эшләми, әмма аның өчен иминият түләүләре кертелә. Мәсәлән, армия хезмәте үткәндә, бала, беренче төркем инвалид һәм 80 яше тулган гражданнарны тәрбияләгәндә. Статистикадан күренгәнчә, пенсия билгеләгәндә гражданнарның 70 процентына өстәмә документлар кирәк була. Мондый эшне башкару өчен шактый вакыт таләп ителә.
Гражданин ИЛСны актуальләштерүне мөмкин кадәр иртәрәк башкарырга тиеш. Чөнки вакыт үткәч документларны торгызу да авырлаша. Эшчәнлеген туктаткан эш бирүче документларны архивка тапшырмаса бигрәк тә.
Россия Пенсия фондының һәм һәр гражданның бурычы – ИЛСны максималь күләмдә тулыландыру. Шул очракта гына пенсия үз вакытында һәм тулы күләмдә билгеләнә. Яшь булуга да карамастан, булачак пенсияң турында алдан кайгыртырга һәм ИЛСка пенсия хокукларың турында җитмәгән мәгълүматларны кертергә кирәк. Моны өчен үзең яисә законлы вәкил аша гариза һәм документларның төп нөсхәләре белән пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итү шарт.
Үз ИЛСыңны Россия Пенсия фонды сайтында, дәүләт хезмәтләре порталында һәм Пенсия фондының мобиль кушымтасында өйрәнергә була. Сервис “Заказать справку (выписку) о состоянии индивидуального лицевого счета” дип атала. Белешмәдә хезмәт эшчәнлеге башланган көннән бүгенге көнгә кадәр (гражданин эшләгән очракта) мәгълүматлар күрсәтелә.
ИЛС турында мәгълүмат сорап күпфункцияле үзәккә яисә пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. ИЛСны өйрәнеп, пенсия хокукларының тулысынча күрсәтелүен күреп, бу хакта пенсия бүлегенә хәбәр итүчегә пенсия персонификацияләнгән учет мәгълүматлары буенча билгеләнә. Булачак пенсионер бары тик гражданның шәхси кабинеты аша ике электрон гариза гына җибәрергә тиеш: берсе – пенсия билгеләү турында, икенчесе – аны пенсионерга тапшыру ысулы турында.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев