Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шахмат – акыл ярышы

Мөслимдә Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә шахмат ярышлары үтте. Бәйге быел 21нче тапкыр узды.

Ярышлар ел башында – гыйнвар аенда оешты­рыла. Бәйгене оештыруда Хәләф Шәмсетдиновның балалары ярдәм күрсәтә.

– Узган ел ярышлар Аз­накайда республикакүләм бәйге буларак оештырыл­ды. Быел традиция буенча туган җиребез Мөслимдә үткәрергә булдык, – ди Хәләф Шәмсетдиновның улы Айдар Шәмсетдинов. – Әти шахмат ярата иде, ярышларда да еш катнаш­ты. Берничә ел район чем­пионы булып калды. Әтиебез истәлегенә оештырылган ярышларны аның дуслары, хезмәттәшләре көтеп ала. Бәйге осталыгыңны күрсәтү, тәҗрибә арттыру гына түгел, әти турында истәлекләрне яңарту да булып тора.

Ярышларны ачу тантана­сында район Башкарма ко­митеты җитәкчесе Альберт Хуҗин да катнашты.

– Шахмат – акыл уены, төпле фикер йөртергә өйрәтә. Әлеге спорт төре 5-6 адым алдан нәтиҗә турын­да уйларга этәрә. Ярышларда катнашып, республикакүләм, Россиякүләм бәйгеләрдә җиңүче көчле шахматчылар үсәр, дип ышанабыз. Бүген шахмат белән шөгыльләнүче балаларга зур өметләр ба­глыйбыз, – диде Альберт Хуҗин.

Хәләф Шәмсетдинов Мөслим райкомында 30 ел оештыру бүлеге мөдире бу­лып эшләгән. Райондашла­рыбыз аның шахмат яратуы һәм җор телле булуы турын­да сөйли.

Хәләф Шәмсетдинов шат күңелле, җор телле кеше иде. Шахмат уйнарга ярат­ты. Республикабызның бе­ренче президенты Минти­мер Шәймиев белән шахмат уйнаган кеше ул, – ди Хәләф Мөһетдинович белән бер чор­да эшләгән Рөстәм Шәрипов.

Рөстәм Мирзагали­евич ярышларда шах­мат ветераннарының күп булуын (12 кеше!) һәм республикакүләм шах­мат бәйгесендә авыл рай­оннары арасында Наил Хамматуллинның икенче урынга лаек булуын билгеләп үтте.

Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә узган шахмат ярышында 60ка якын кеше катнашты. Арада яшьләрнең һәм балаларның күп булуы сөендерде.

– Шахмат уйнарга 4 яшемдә бабам өйрәтте, – ди Рушан Шәйхетдинов. – Мәктәптә укыганда трене­рыбыз Наил Хамматуллин республикакүләм ярышлар­га еш алып бара иде. Ярыш­ларда катнашу тәҗрибәне арттыра. Бүгенге ярыш тре­нерым, үзем кебек шахмат сөючеләр белән күрешү, ара­лашу мөмкинлеген бирде. Наил абый әйтмешли, бер уен – үзе бер бәйрәм!

– Мин кечкенәдән шах­мат уйный башладым. 1 сый­ныфта шахмат фигураларын агачтан үзебез ясый идек, – ди Кузьма Иванов. – Шахмат – теләсә нинди позициядән чыгарга өйрәтүче уен. Шах­мат уйнаучы кеше бер ситуациядә дә югалып кал­мый.

Шахмат ярышы җиде тур­да барды. Һәркемгә 15 минут вакыт бирелде. Җиңүчеләр а лты номинаци я д ә билгеләнде. Бүләкләрне Хәләф абыйның балалары әзерләгән иде.

1-4 сыйныф укучыла­ры арасында беренчелек­не Олы Чакмак егете Ильяс Нәгыймов алды. Мөслим ли­цеенда укучы Камил Габи­дуллин белән Альберт Сибга­туллин икенче-өченче урын­нарны бүлеште. 5 сыйныф­та укучылар һәм зурраклар арасында Адель Әгъзамов (лицей) җиңү яулады. Ок­тябрь авылыннан Мансур Нәбиуллин – икенче, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Руслан Ха­физов өченче урынга чыкты. Кызлар аз булу сәбәпле алар арасында бүленеш булмады, әмма бу номинациядә дә ли­цейлылар өстенлек күрсәтте. Диләрә Хәсәнова – беренче, Лиана Фәтхуллина өченче урынны алды. Мөслим урта мәктәбе укучысы Зарина Ха­физова икенче урынга чык­ты.

Ир-атлар арасында Мөслим авылыннан Ил­нар Әкмалов җиңү яулады. Минзәлә районы Мөшеге авылыннан килгән Әнвәр Камалов белән Октябрь авы­лыннан Мөнир Нәбиуллин икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында Октябрь авылын­нан Раилә Солтанова берен­челекне алды. Тат. Бүләрдән Алисә Вәҗетдинова икенче урында калды.

Ветеран шахматчы­лар арасында Валерий Дәүләтбирдинга тиңнәр булмады. Наил Хамматул­лин икенче урынга чыкты. Тимергали Сәйфетдияров өченче урынны алды. Вете­раннар барысы да – Мөслим егетләре.

Римма Афзалова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев