Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрьдә җиләк-җимеш бакчасында

Сентябрьдә алма һәм грушаның соң өлгерә торган сортларын җыялар, миләш, көзге сливалар һәм күгәнне өзәләр. Уңышны аскы ботаклардан җыя башлап, акрынлап өскеләренә күчәргә кирәк. Җиләк-җимешнең соң өлгерә торган (кышкы) сортлары яхшы саклана, димәк, аларга урынны да алдан хәстәрләү зарур.

Җиләк-җимеш уңышын җыю
Сентябрьдә алма һәм грушаның соң өлгерә торган сортларын җыялар, миләш, көзге сливалар һәм күгәнне өзәләр. Уңышны аскы ботаклардан җыя башлап, акрынлап өскеләренә күчәргә кирәк. Җиләк-җимешнең соң өлгерә торган (кышкы) сортлары яхшы саклана, димәк, аларга урынны да алдан хәстәрләү зарур.
Агач-куакларны формалаштыру
Җиләк-җимеш куаклары, агачларны яхшылап тикшерегез, алардагы корыган, авыру, зарарланган ботакларны кисеп атыгыз. Шуннан соң аларны кисеп формалаштыру эшенә керешергә, бу эшне кыш ахыры – яз башына кадәр кичектереп торырга да мөмкин. Бакча җиләгенең мыекчаларын һәм авыру яфракларын кисеп алыгыз.
Яшь агачлар һәм куаклар утырту
Бакчагызны агач һәм куакларның гадәти булмаган төрләре, кызыклы сортлары белән бизәгез. Көз башында питомникларда яшь үсентеләрнең җаның теләгәнен табарга мөмкин. Әгәр сентябрь аенда утыртсагыз, тамыр җибәреп өлгерәчәкләр. Үсентеләр өчен (аларны ашык-пошык кына – кайда туры килә, шунда утыртмас өчен) алдан ук чокыр һәм файдалы туфрак катнашмасы әзерләп куегыз.
Агачларның кәүсәсен агарту
Кәүсәләрне агарту эшен көз көне дә башкарырга була. Моның өчен махсус эмульсион буяу кулланыгыз, ул көзге яңгырларда агып төшмәячәк. Агачларның кәүсәсен шулай ук яктылыкны үткәрми торган ак төстәге тупас тукыма, спанбонд яки башка материал белән урарга мөмкин.
Кура җиләген кисү
Ремонтант сортлы кура җиләген тулысынча җыеп алгач, куакларны, шул исәптән җәйге сортларын да, кисү эшенә керешегез. Җәйге сортның җимеш биргән ботакларын (алар көрән төстә була) кисеп ташлагыз, яшьләрен исә агачланган өлешенә кадәр кыскартыгыз. Ремонтант сортлы кура җиләген төбеннән үк кисеп алыгыз. Әгәр җәйнең беренче яртысында җиләктән уңыш алырга телисез икән, куакта 3-5 көчле ботак калдырыгыз һәм, гади кура җиләген каплаган кебек, кышка яхшылап томалагыз.
Агачлардан бөҗәкләрне тоткарлаучы билбауларны алу
Әгәр җәйге сезонда бакчагызда феромон һәм хуш исле тозаклар куйгансыз, агачларга корткыч бөҗәкләрне тоткарлый торган билбаулар яки фонарьлар урнаштыргансыз икән, аларны алырга вакыт. Әлеге җайланмаларны корткычлардан чистартыгыз һәм яндырыгыз яки зарарсызландырып, киләсе елга кадәр коры урынга куегыз. Шуннан соң кулыгызга щетка алып, кәүсәне мүк һәм лишайниклардан чистартыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев