Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәгарифе: саннар һәм фактлар

2018-2019 уку елында 26 балалар бакчасы һәм Метрәй, Мәлләтамак, Вәрәшбаш башлангыч мәктәпләрендә, Яңа Усы төп мәктәбендә мәктәпкәчә төркемнәр эшлиячәк. Балалар бакчаларындагы 54 төркемдә нәниләр татар телендә шөгыльләнә, аларда 1025 сабый тәрбияләнә. 

* 2018-2019 уку елында 26 балалар бакчасы һәм Метрәй, Мәлләтамак, Вәрәшбаш башлангыч мәктәпләрендә, Яңа Усы төп мәктәбендә мәктәпкәчә төркемнәр эшлиячәк. Балалар бакчаларындагы 54 төркемдә нәниләр татар телендә шөгыльләнә, аларда 1025 сабый тәрбияләнә.  Рус телле 3 төркемдә 46 бала тәрбияләнә. Мари телле бер балалар бакчасында (1 төркем) 2 бала тәрбияләнә.

* Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсында җиңде.

* 2018-2019 уку елында районда 6 урта (1710 укучы), 11 төп (383 укучы), 3 башлангыч (26 укучы), 11 филиал (34 укучы) һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер мәктәп-интернат (87 укучы) эшләячәк. 

* 2240 укучының 964е – 1-4 сыйныфлар укучылары, 1081е – 5-9 сыйныфлар укучылары, 195е – 10-11 сыйныфлар укучылары.

* 6 урта гомуми белем бирү учреждениесендә профиль буенча укыту оештырылган. Профильле укыту – 95 процент, профиль алды укыту 100 процент тәшкил итә. 

* Вәрәшбаш, Яңа Усы, Түбән Табын, Метрәй һәм Рус Шугандагы балалар бакчаларында ремонт үтте.      

* 2018 елда учреждениеләрне яңа уку елына әзерләү максатында республика бюджетыннан – 23,9 млн сум (2017 елда – 175,3 млн сум), муниципаль бюджеттан  15 млн сум (2017 елда 18,4 млн сум) бүленде.

* Районның белем бирү учреждениеләрендә 506 педагог эшли. Шуларның 318е (62,8%) – беренче категориягә, 60ы (11,6%) югары категориягә ия. Укытучыларның 92,6 проценты – югары белемле, 51,4 проценты төрле дәрәҗәләргә һәм бүләкләргә лаек булган.

* 35 яшькә кадәрге белгечләр саны – 35. Район яшь педагоглар берләшмәсе 13 ел эшли. Соңгы өч елда 19 яшь белгеч эшкә кайтып урнашты.

* 2018 елда 79 хезмәткәр аттестацияләнде. 11енә – югары, 68енә – беренче категория бирелде. Беренче тапкыр аттестация үтүчеләр саны 42% тәшкил итте.  

* Муниципаль һәм республика күләмендә 148 семинар, конференция һәм практикумнар үтте.  

* Район педагоглары тарафыннан 142 ачык дәрес бирелде, 45 чара, 149 мастер-класс үткәрелде, 43 иҗади отчет тапшырылды.

* Мәгариф идарәсе методистлары 510 укытучылар белән 510 индивидуаль консультация үткәрде, 390 дәрес тыңлады.

* Муниципаль. Республика, бөтенроссия күләмендә тәҗрибә уртаклашу максатында педагогларның 265 хезмәте             масскүләм мәгълүмат чараларында басылды, 250 чыгыш әзерләнде.

* 29 фән буенча муниципаль олимпиадалар үтте, 490 укучы бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләре булды. 56 укучы бөтенроссия олимпиадасының республика этабында катнашты, шуларның 2се – җиңүче, 12се – приз иясе, бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында 2 укучы призга лаек булды. Бер укучы – татар теле һәм әдәбияты буенча, бер укучы – рус теле буенча Халыкара олимпиадалар призерлары. Бөтенроссия, республика конкурсларында – 159, халыкара конкурсларда 13 укучы җиңүче һәм призер булды.

* 12 автобуста 21 маршрут буенча 6 база мәктәбенә 372 укучы йөртелә.

* Җәйге каникуллар чорында районда 8 мәктәп лагере, 3 хезмәт һәм ял лагере эшләде. Аларда барлыгы 354 бала ял итте.

* “Урман иле”спорт һәм сәламәтләндерү лагеренда өч сменада 220 бала ял итте.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев