Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов мохтаҗ гаиләләрдән мәктәп тәмамлаучы балаларны планшетлар белән тәэмин итәргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанс министрлыгына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мохтаҗ күпбалалы гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара.

 «Хәзер җаваплы чорга — чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнүче балаларга ярдәм итү аеруча кирәк. Балалар интегергә тиеш түгел, безнең бурыч аларга шартлар тудыру, ярдәм итү», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә ТР Президенты интернет аша Чаллы лицееның берсендә һәм Лениногорск нефть техникумында берничә онлайн-дәрес карады. Укучылар һәм педагоглар белән аралашу барышында сораулар яңгырады. Күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен виртуаль дәресләрдә катнашу өчен техник чаралар булу мәсьәләсе актуаль. Рөстәм Миңнеханов 2 мең планшет сатып алырга кушты. Ул планшетлар мәктәпләргә тапшырылачак, шуннан соң гаиләгә биреләчәк. Уку тәмамланганнан соң, планшетлар мәктәпкә кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев