Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Россиядә хәләл индустрия өчен бердәм кагыйдәләр кертергә телиләр

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә

Россиядә хәләл индустрия өчен бердәм кагыйдәләр билгеләргә тәкъдим итәләр. Тармакны үстерү перспективалары турында Мәскәүдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Президенты ярдәмчесе Руслан Эдельгериев сөйләште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Сүз базарның төрле сегментларында эшләүче җитештерүчеләр һәм компанияләр өчен бердәм таләпләр булдыру турында бара. Алар азык-төлек продукциясенә генә түгел, ә хезмәт күрсәтү, туризм һәм косметика сәнәгатенә дә кагылырга тиеш.

Бердәм стандартлар сертификатлы продукцияне ялган продукциядән аерырга ярдәм итәчәк һәм кулланучыларның ышанычын арттырачак. Шул ук вакытта бу тармакта эшләүче компанияләр өчен аңлаешлы шартлар булдырачак һәм аларга бизнесны активрак киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәләл индустрия үсеш алган төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга үсеш өчен аеруча зур мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Согуд Гарәбстаны аккредитациясен алды, ә Татарстан Диния нәзарәте белән Кытай «Хәләл» сертификатларын үзара тану турында килешү имзалады.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев