Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рәхмәт,әнием!" конкурсына килгән алдагы язма белән танышабыз

Иң кадерле кеше җирдә әни димәк.

Рәхмәт, әни!

Төннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен,

Әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә әни, димәк.

Без әнинең дүрт баласы – дүрт шатлыгы, бәлки, кайчак дүрт кайгысы да булганбыздыр. Әмма шунысы ап-ачык: шатлыклы яклары күпкә артыграк, иманым камил! Без инде зурлар, әмма 57дә дә, 54тә дә, 51дә дә, 41дә дә әни өчен бала һәрчак бала булып кала. Инде чәчләренә чал кергән бала да әнигә мохтаҗ. Сөйләшүенә, киңәш бирүенә, шелтәләвенә, елмаюына, көлүенә – һәммәсенә! Ә сабый чакта инде әйтеп тә торасы юк, балага иң якын кеше – әни!

Ана балага зур  өметләр баглый. Юк, юк, Президент булсын яисә башка эшлекле кеше булсын, дип теләми ул. Ә сәламәт, изге күңелле, бәхетле, миһербанлы – ягъни чын кеше булып үссен, дип тели ул. Безнең әни дә шулай. Әмма теләкләрен  ул сүз белән әйтеп түгел, ә тәрбиясе, гамәлләре, күз карашы, мимикасы белән шул максатка  өндәде, юл күрсәтте.

И әнием – сыңар канат,

Безне яклап, безне саклап

Беткәндер ул канат канап!

Сыңар канат.

И әнкәем – сыңар канат,

Безнең хакка барсына да,

Барсына да чыдар канат!

Сыңар канат!

(Р.Миңнуллин)

Әйе, сыңар канат белән әниебез дүртебезне дә кеше итте –  максатына иреште, дип уйлыйбыз. Гәрчә күпме көч (физик һәм тагын  да мөһимрәк – рухи) кирәк булгандыр – акылга сыймаслык!

46 яшендә тормыш дигән нәрсә әниебезнең тез астына тимер белән китереп сукты. Көзге төндә кайгылы хәбәр алып килгән милиционер бүген дә әниебезнең хәтерендәдер. Әтиебез белән юл һәлакәтенә бергә очраган М. абый (бүгенге көндә ул да инде мәрхүм, урыннары җәннәттә булсын) һәр сентябрь саен безгә килгәне истә. Хәл белергә һәрвакыт күчтәнәч күтәреп килде ул. Хәтеремдә: бер килүендә хәләл җефете белән камыр ризыклары алып килделәр, ә иң сөенечлесе – тимердән эшләнгән, миннән ике тапкыр биегрәк кып-кызыл төстәге атынгыч! 7 яшьлек балага тагын ни кирәк? И сөендем шунда! Ә әни елады... “Ник елый икән, менә бит күпме әйберләр алып килгәннәр” ,– дип уйлавым бүгенгедәй истә. Җавабын, билгеле, күп еллар үткәч кенә үзем таптым.

Еллар үтте, яралар төзәлде. Әмма эзе калды. Әниебез ялгыз хатын булып гомер кичерде, гәрчә тәкъдим ясаучылар булса да. Анысын да бик күп еллар үткәч кенә әйтте әнием. Без дип яшәгән бит ул! Без дип һаман да яши!

Әни! Кайчак кырыс сүзләр дә әйтелгәндер. Без синнән кичерүеңне сорыйбыз! Без – дүртебез дә сине бик яратабыз! Син – тормышыбызда иң мөһим кеше! Бүген  сиңа 80 яшь булса да, әле бик күп очрашулар насыйп булсын! Амин!

Ә, онытып җибәргәнмен, бөтен гомерен безгә – балаларына багышлаган әниебезнең исеме – Нуриева Флера Солтанмәхмүт кызы. Без синең алдыңда баш иябез, әни!

Балаларың Рәмзия, Наилә, Марат, килен-кияүләрең, оныкларың исеменнән Австриядә яшәүче кызың Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

41

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев