Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ омбудсмены пандемия чорында Татарстан хакимияте органнарының эшен мактады

Татарстан җитәкчелеге Covid-19 таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә пандемия чорында адекват, нигезле чаралар күрде.

Бу хакта бүген РФда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова КФУ студентлары алдында лекциядә хәбәр итте.
«Пандемия темасы дәвам итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хәзерге вакытта нинди этапта булуын, ниләр эшләнүен, нинди авырлыклар булуын җентекләп аңлатты. Бүген Татарстан тәҗрибәсенең башка төбәкләр тарафыннан кулланылуы бик мөһим. Пандемия вакытында план билгеләнгән.Икенчесе — күрелә торган чараларның төгәллеге, адекватлыгы», - диде ул.
Омбудсмен кайбер төбәкләрдә кешеләр протест митингы белән чыга, дип билгеләп үтте, чөнки аларга карата дөрес чикләү чаралары күрелмәгән дип саныйлар. Бу төбәкләрдә хокукый пропаганда эпидемиянең бөтен куркынычын халыкка җиткерә алмагандыр, мөгаен.
Татьяна Москалькова безнең Республикага эш сәфәре кысаларында КФУ студентларына «Россия хокук саклау системасында РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының роле һәм урыны» дигән лекция укыды. Бүген ул ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашачак. 
8 сентябрьдә кунаклар «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексында һәм Казандагы «Московский» мәдәни-ял итү үзәге бинасында сайлау участогында булачак.  
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/07-09-2020/ombudsmen-rf-pohvalila-rabotu-organov-vlasti-tatarstana-v-period-pandemii-5769300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев