Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәк китапханәсендә конференция узды

Конференциядә катнашучыларга укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны җырлады.

Район үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга багышланган конференция узды. Анда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шигырь сөюче укучылар катнашты. Китапханә хезмәткәрләре конференциядә катнашучыларны шагыйрҗнең иҗаты, биографиясе, тормыш юлы белән таныштырды. “Роберт Миңнуллинның шигырьләре бер генә кешене дә битараф калдыра алмый. Аның һәр шигыре  тормышчан, гади һәм кабатланмас булуы белән аерылып тора”, – диде балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Конференциядә катнашучыларга укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев