Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр тавыш бирде

Тавыш бирүдә интернатта тәрбияләнүче 46 кеше катнашты.

Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, 15.00 сәгатькә 9586 сайлаучы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 58 процентын тәшкил итә.

15.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча 1985 санлы Бакча сайлау участогы буенча тавыш бирергә 675 сайлаучы килгән. Әлеге участокта шулай ук район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә тавыш бирде. Тавыш бирүдә интернатта тәрбияләнүче 46 кеше катнашты:

Мөслим кавртлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Имаметдин Сәгыйтов:

– Без яшь вакытта Мөслим урамнарында атлап йөрмәле түгел, асфальт юл бер Кооператив урамында гына иде. Ә бүген Мөслим урамнарын танымалы түгел, һәркайда – чисталык һәм тәртип! Күпме ял урыннары төзелде! Рәхмәт хөкүмәтебезгә.

Биредә тәрбияләнүче Фәндия Шәйхетдинова да: “Елларыбыз тыныч, көннәребез аяз булсын! Интернатыбызда да яшәү шартлары бик яхшы, чиста, бик тәмле итеп ашарга әзерлиләр. Дәүләтебез безнең кебек ялгызларны да бик кайгырта. Ә үзара салым акчасы Мөслимебезне тагын матурайту һәм үстерү өчен тотылуын үз күзләребез белән күреп торабыз” – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев