Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район буенча 7314 сайлаучы тавыш бирергә өлгерде

Бу – барлык сайлаучыларның 44,89 проценты, дигән сүз.

Мөслим районында үзара салым буенча тавыш бирүчеләрнең активлыгы күзәтелә. Кайбер авылларда сайлаучыларның инде яртысы тавыш биреп өлгергән. Район буенча көндезге 12.00 сәгатькә 7314 сайлаучы тавыш бирерә өлгерде. Бу – барлык сайлаучыларның 44,89 проценты, дигән сүз.

Референдумда катнашучылар үзара салымның авыл җирлеге өчен әһәмиятле булуын ассызыклый. Октябрь авылыннан мәгариф ветераны Гөлфәрия апа Сәлимова:

– Мин Октябрь авылында 1960 елдан бирле яшим , – Элеккеге чор белән чагыштырганда бүген авылыбыз бөтенләй үзгәрде. Юллар начар булу сәбәпле язгы-көзге чорда урамның икенче ягына чыгып булмаган чаклар бар иде. Үзара салым җыела башлагач бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек табылды, дияр идем. Хәзер урам юллары төзек, якты, су башнясы алыштырылды. Халыктан җыелган үзара салым акчасының дәүләт тарафыннан 4 тапкыр арттырылып кайтарылуы авылларга күләмле эшләр башкарырга ярдәм итә. Район җитәкчелегенә, хөкүмәтебезгә тирән рәхмәтемне җиткерәм.

– Бүген үзара салым хисабына авылларыбызның йөзе үзгәрде. Аның республика тарафыннан дүрт тапкыр арттырылып кайтуы бигрәк тә файдалы. Бу күбрәк эш башкарырга мөмкинлек бирә, – ди үзе дә озак еллар Баек авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Нурсинә Шәйхәйдәрова.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева да үзара салым программасын хуплавын белдерә:

– Мөслимебез соңгы елларда искиткеч зур тизлек белән үзгәрә. Бүген районыбызга тәҗрибә уртаклашырга кайлардан гына килмиләр. Шунысы мөһим: җирлегебезгә кунак булып килгән һәркем Мөслимнең төзеклегенә, чисталыгына, ял паркларына соклануын белдерә. “Кояшлы Ык” ял зонасы үзе генә дә ни тора! Болар барысы да үзара салым акчаларының максатчан тотылуын һәм җирлегебезне төзекләндерү өчен тотылуын дәлилли. Мөслимебездә яшьләр өчен, күңелле һәм файдалы ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кая гына барсак та, туган җиребез Мөслимнең матурлыгына, халык өчен башкарылган эшләрнең күплегенә инанып, Мөслимебезне сагынып кайтабыз.

Ташъелгадан Мөнирә Вәлиева:

– Үзара салым акчасының файдасын күреп яшибез. Авылыбызда чишмә төзекләндерелде, быел исә сугышта һәлак булганнар истәлегенә бик матур стелла куелды. Юллар карала, урам утлары яңартылды. Балалар мәйданчыгында да оныкларыбыз бик яратып уйныйлар. Шуңа күрә референдумда авылыбыз белән актив катнашабыз. Мин үзем үзара салымны ел башыннан ук түләп куям, бүген дә иртән үк тавыш биреп кайттым.

Михайловка авылыннан хезмәт ветераны Мизхәт Хәйбрахманов:

– Үзара салым җыю программасы кертелгәннән соң авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрде. Күпчелек көнкүреш мәсьәләләрен үз көчебез белән чишәбез. Михайловка зиратына юл салынды. Гагарин урамында юлның асфальт өслеге яңартылды. Проблемалар әле бар, обелискны яңартсак әйбәт булыр иде. Шуңа да бүген үз тавышымны биреп кайттым. Киләсе елларда да авылыбызның матур, төзек булуын телим.

Торыш авылыннан Хөмәйрә Садирова:

– Бу көздә берничә шәһәргә барырга туры килде. Шәһәрләр безнең Мөслимнән күпкә калыша икән. Үзебезнең район территориясенә керү белән чисталык, тәртип, төзеклек күзгә ташлана. Җирлегебезне чәчәкләр бизи, агачлар ямь биреп утыра. Чүплекләрдән арынып киләбез. Бу эшләрне башкаруда үзара салым акчасының файдасы зур, дип беләм. Быел су линиясе яңартылды. Республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев