Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Рәхәтләнеп биер идем...”

“Кыш бабайга хат” бәйгесен игълан иткәч, редакциягә олысыннан да, кечесеннән дә хатлар килә башлады. Без аларны “иләк” аша үткәреп, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Дусай авылында яшәүче Халидә апа Әхмәтовадан да хат алдык.

Халидә апа – Актаныш районының Иске Кормаш авылы кызы. Әтисе 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. “Ике бала белән ялгыз яшәү авыр булыр”, – дип, Сәфәр бабалары кызы белән ике оныгын Яңа Сәфәр авылына алып кайта. Бу вакытта Халидәгә – 1 ай, абыйсына 4 яшь була. 
4 сыйныфка кадәр – Актаныш районының Иске Сәфәр мәктәбендә, тагын өч ел Баек мәктәбендә укый. Җиде класс белем белән фермага эшкә килә. Бозаулар, сарыклар, дуңгызлар карый. Күпмедер вакыттан соң ындыр табагына бригадир итеп билгелиләр үзен. Торф чыгаруда да эшли Халидә. Горький шәһәреннән бик матур итеп киенеп кайта кыз.
– Горькийдан кайткач, Бакалы районының Иске Бакалы авылында яшәүче җиңгәмә кунакка килдем. Күрше кызлары белән клубка чыктык. Кеше күп. Биедем дә, җырладым да – рәхәтләнеп күңел ачтык! Клубтан бер егет озата кайтмакчы иде, аннан качам дип, тозакның аруына эләктем. Урлап алып киттеләр үземне! Елгалар, урманнар аша озак кайттык. Елга аша чыкканда, су өстеннән атның сырты гына күренеп торды. Ниндидер ишегалдына кереп туктадык. Аттагылар йортка кереп киткәч, качарга исәп бар иде. Бертуктаусыз өргән этләр куркытты, – дип искә ала Халидә апа яшьлеген.
Бакалы районының Агъман авылына Даян исемле кешегә хатын итеп алып кайталар Халидәне.
– Мине “Үз ризалыгым белән килдем” дип әйтергә күндерделәр. Гаиләдә каенана-каенатадан тыш, әби белән бабай, аларның чирле кызлары да бар иде. Даян яхшы кеше булып чыкты. Сау-сәламәт, тупырдап торган улыбыз туды. Хәләлем оста гармунчы иде, гармунда уйнаганын тыңларга ярата идем. Тик бәхетебез озакка бармады. Каенанам мине каенатамнан көнләшеп яшәде, гел сүзгә килдек. Мин аерылып киттем. Баланы алып кайтып киткәндә ирем җиргә капланып елады, – дип, яшьлек елларын барлый Халидә апа.
Үзе китсә дә, “кайтып, безне алып китәр” дип, дүрт ел көтә ул Даянны. Даян гына килми.
Закирҗанны аңа булачак каенанасы димли. Халидәнең уңган, эшкә батыр икәнен авыл халкы яхшы белә. Закирҗан белән тагын дүрт балага гомер бүләк итә алар. Халидәнең беренче иреннән туган улын да чит итми әти кеше. Биш бала үзара дус булып үсә.
– “Ходай тулы бәхет бирде” дип сөенеп йөргәндә, 38 яшемдә тол калдым. Закирҗаннан туган беренче баламның укырга кергән елы, төпчегебезгә алты ай иде. Балаларны ашатырга, киендерергә, тормышны алып барырга кирәк. Ул вакытта Иске Карамалы фермасында сыер сава идем. Акча ягы кысанрак булгач, Минзәлә районының Хуҗәмәт авылы фермасында эшләргә дә җай таптым. Закирҗаным үлгәнгә ун ел дигәндә Хуҗәмәттә тимерче булып эшләүче Рәис белән таныштым, – ди Халидә апа.
Рәис абый белән 23 ел яшәү дәверендә бәхетле көннәре күп булмый. Рәисе, аракы сорап, муенына пычак терәгәч, Халидә апа аннан китәргә карар кыла. Бераздан Мөслим картлар йортында гомер итүче Хәбиб белән таныша һәм 12 ел бик бәхетле гомер кичерә.
– Аллаһы Тәгалә мине шулай сынады. Бүген тагын ялгыз мин. Ләкин сынауларга бирешәсем килми. Җәен чикләвеккә, җиләккә йөрим. Дөнья хәлләре белән кызыксынып торам. Яшь чактагы кебек, бүген дә, рәхәтләнеп, дөньямны онытып биим, ишегалдымны кара көзгә кадәр чәчәкләр бизи, – ди, елмаеп, Халидә апа.
85 яшьтә булса да, җитез, уңган райондашыбыз. “Авыл утлары” газетасының һәр санын сагынып көтеп алуы, сүзен дә калдырмыйча укуы турында да сөйләде ул. Газетаны яратканга, “Кыш бабайга хат” акциясендә дә катнашырга булган. Халидә апаның бәйгегә җибәргән шигырен сез дә укып карагыз әле.
Бүген почта китерде
Яраткан гәҗитемне.
Кыш бабайга хат язарга
Багышладым кичемне.
Берәр бүләк сорыйм диеп,
Тотындым хат язарга, 
Гозерләрем барып чыкмый, 
Нәрсә генә сорарга?!
Купшы бүләк кирәк түгел,
Еллар имин булсыннар!
Тыныч кына мул тормышта 
Кешеләр тыныч торсыннар.
Урал тавы бүләк итмә, 
Менә алмам, ул – биек.
Бүләк итмә диңгезләрне,
Чыга алмамын йөзеп.
85тә булсам да мин, 
Күңелем унсигездә.
Их, биергә! Тик Дусайның
Клубы юк биергә!


Лилия ШӘймиева

Халидә Әхмәтова  (сулда) замандашы Гөлсем Мирсалихова белән

М.Шакирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев