Плакат – аеклык сагында
Совет чорларында ук барлыкка килгән плакатлар халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны, исерткеч эчемлекләр белән бәйле бөтен нәрсәгә тискәре караш формалаштыруны күз алдында тотканнар
Мөслим районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга алкогольнең зарары турында мәгълүмат бирү, алкоголь эчемлекләрен артык куллану фактларына тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан күп кенә чаралар үткәрелә. Шуларның берсе: алкогольгә каршы рәсем һәм плакатлар конкурсы. Конкурс уздыруда җирле рәссам Рәйхан Хантимеров зур ярдәм күрсәтте. Ул плакатларның ничек язылуын, идеяләрнең кайдан алынуын, нинди юнәлешләр һәм алымнар булуын аңлатты. Һәр катнашучыга кәгазь, карандаш бирелде. Менә беренче линияләр, күпмедер вакыттан соң кәгазьдә рәсем-плакатлар да пәйда булды. Һәркем җәмгыятьтәге бу тискәре күренешкә рәсеме аша мөнәсәбәтен белдерергә тырышты. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынга социаль хезмәтләр алучы Алексей Уханов лаек булды, икенче урын - Бәхтияр Сахауовка, өченче урын Имаметдин Сәгыйтовка бирелде. Рәссам Рәйхан Хантимеров үз вариантын тәкъдим итте: мольбертта шешә эченнән, эчүченең тормышын юкка чыгарырга сәләтле, агулы зәһәр елан башын сузган. Сорау билгесе рәвешендә ясалган ерткыч төбәп карый, ул: “Кирәкме сиңа бу шешәне бушату?”- дия кебек. Чара барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында социаль җаваплылыкны формалаштыру юнәлешендә үзара сөйләшу дә булды.
Фото – Мөслим районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев