Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Патриотик-шигъри сәгать

Чарада «Моабит дәфтәре» китабыннан шигырьләр укылды.

Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәре Гөлсирә  Вафина Мөслим политехник техникумы студентлары өчен патриотик-шигъри сәгать үткәргән. Китапханәче студентларны патриот шагыйрь Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштыра. «Кырык үлемгә буйсынмаган» әсәре презентация  белән үрелеп бара.  Аның тормышы һәм иҗади батырлыгы үсеп килүче яшь буынга үрнәк. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел.  "Моабит дәфтәре" - кеше рухының гаҗәеп көчле булуы турындагы үлемсез китап.  Чарада "Моабит дәфтәре" китабыннан шигырьләр укылган.

Фото - Үзәк китапханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев