Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәргә кояш җылысын биреп

Социаль хезмәткәр Румия Биктимерова үз вазыйфаларын намус белән башкара.

Социаль хезмәткәр булу, һөнәрдән бигрәк, күңел ихтыяҗыдыр. Өлкәннәрне тәрбияләү өчен киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр булу кирәк. Социаль хезмәткәр Румия Биктимеро­ва нәкъ шундый, диләр хезмәттәшләре.

– Кечкенә чакта урам­да очраган һәркем – гел белмәгән әби-бабайлар, апа-абыйлар белән дә исәнләшеп китә идек. Әти-әнинең тәрбиясе өлкәннәргә карата игъти­барлы һәм ихтирамлы бу­лырга өйрәтте. Социаль хезмәткәр һөнәрен сай­лавым да шуңа бәйледер. Караучысыз калганнар, ярдәмгә мохтаҗлар өчен без кояш җылысы кебек кирәк. Алар безне якын туганыдай көтеп ала, – ди Румия апа.

Румия Биктимерова – Ютазы районы кызы. Тор­мыш иптәше Рөстәм белән Казанда танышалар. 1994 елда килен булып төшкән кызны Иске Карамалы авылы халкы яратып ка­бул итә. Каенана-каената, каенатасының әнисе го­мер кичерүче йортта яшь киленгә бал корты кебек ты­рышып эшләргә туры килә.

– Румия 20 ел инде шушы системада хезмәт куя. Эшләгән дәвердә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының Мак­тау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүгенге көндә Румиябез җиде өлкән кешене карый. Аның дүртесе – Иске Кара­малы, өчесе Күбәк авылын­да яши. Әби-бабайлар бик канәгать үзеннән, сагынып көтеп алалар, – ди “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйльметьянова.

Һөнәре буенча хисапчы булган Румия апага берничә җирдә шушы юнәлештәге эшне дә тәкъдим итеп кара­ганнар. Югары хезмәт хакы­на да кызыкмаган ул. “Әби- бабайларымны ташлап китә алмыйм” дигән.

– Башкаларның күңеленә яра салмыйм дисәң, йөрәк түрендәге җылыны жәлләмәскә кирәк. Бөтен кеше дә со­циаль хезмәткәр булып эшли алмыйдыр ул. Чит- ят кешене карау, тәрбияләү өчен олы йөрәкле, түземле, миһербанлы булырга кирәк. Кеше хәленә керә белгән кеше генә башкаларның борчу-мәшәкатьләрен күпмедер җиңеләйтә ала. Сәламәтлегем булганда өлкәннәрне алга таба да ка­рармын, дип уйлыйм, – ди Румия апа.

Райондашыбыз тор­мыш иптәше белән бер кыз һәм ул үстергәннәр. Тик тормыш иптәше белән го­мер көзен парлап каршы алу насыйп булмаган. Ка­енатасы Мирхафизан Ру­мия апа тәрбиясендә яши. Күңелендәге җылыны башкалар белән бүлешеп яшәүче Румия Биктимеро­ваны өлкәннәрнең зарыгып көтеп алуы аңлашыла. Ба­лалары, якыннары бирә ал­маган ярату һәм хөрмәтне алар социаль хезмәткәрдән ала, Румия апаның игелекле гамәлләре, тәмле сүзләре яшәүгә көч уята.

– Бу кадәр дә шәфкатьле һәм миһербанлы кеше бу­лыр икән! Без – өлкән яшьтәгеләргә бер җылы сүз дә җитә бит. Ә Румия тәмле телен кызганмый! Бөтен эшемне башкара. Продук­циясен дә алып кайтып бирә, физкультура да яса­та, кан басымын да үлчи, га­зетлар укып, дөнья хәлләре белән таныштырырга да ва­кыт таба, түләүләремне дә түли. Кыскасы, үз кызым кебек Румия! – ди, сөенеп, Иске Карамалы авылында яшәүче 88 яшьлек Гөлсинә Хаҗиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев