Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр кызыклы тормыш белән яши

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан хәбәр итәләр.

Интернат-йортта  Алмалы спас бәйрәме үтте. Алмалар белән бизәлгән чәй табыны, матур музыка, күңелләрне күтәреп, чарага бәйрәм төсе кертте. Ул табигатьтә оештырылды. Җитәкче Гөлнар Шакирьянованың котлавыннан соң мәдәни чараларны оештыручы Азия Заһидуллина бәйрәмнең тарихы, аңа хас традицияләр турында сөйләде. Бәйрәмдә катнашучылар викторинада, уеннарда актив катнаштылар. Интернатта яшәүче Дамир Нәбиев һәм Фәндия Шәйхетдинова матур җырлар  бүләк иттеләр, өлкәннәр баянга кушылып җырладылар һәм биеделәр. Һәркем бәйрәмнән бүләк белән – тәмле  алмалар белән китте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев