Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәр сайлыйбыз

Балаларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү бакчадан ук башлана. Ә әти- әниләрнең ярдәме белән баланың кызыксынуы ныгытыла. Кагыйдә буларак бала үзенә якын булган, әти-әнисе шөгыльләнгән һөнәргә тартыла.

Район күләмендә “Һөнәрләр фестивале” конкурсы игълан ителгәч, мин балаларга: “Үскәч кем булырга теләр идегез?” – дигән сорау бирдем. Кызлар күбрәк чәчтараш, укытучы, табиб һөнәрен сайласа, малайларның күбесе шофер булырга хыяллана икән. Ә Асылъяр исемле бала: “Мин үскәч, доктор Айболит булам!” – дип, мине шаккатырды. Чыннан да, Асылъяр хайваннарны бик ярата, әңгәмәләр вакытында да, үзләренең эте, дүрт песие, куяннары, сыер- сарыклары, тавыклары һәм үрдәкләре турында бик озаклап, “тәмләп” сөйли. Аның йомырка эченнән әле генә чыккан чебине дә күргәне бар, әнкә сарык ташлаган бәрәнне шешәдән сөт эчереп үстерергә булышканы да бар. Асылъяр йорт хайваннарының нинди авырулар белән чирләүләре, аларга нәрсә ашатырга ярый, ә нәрсәне ярамый икәнен дә белә. Үзләрендә яшәгән йорт хайваннарының токымнарын да әйтеп бирә ала.

Асылъярның кечкенәдән үк әтисе белән йорт хайваннары арасында йөрүе, алар белән кызыксынуы, күзәтүе – бик уңай күренеш. Аның кечкенә чактагы бу кызыксынуы, бәлки, аңа киләчәктә мал табибы һөнәрен сайларга этәргеч бирер. Сайламаган очракта да, баланың мәрхәмәтле, мал җанлыклы булып үсәчәге, һичшиксез.

Алсу Галиева, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев