Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

#МЫВМЕСТЕ премиясен алу өчен гаризалар 12 июньгә кадәр кабул ителә

2021 елдан башлап Россиядә «#МЫВМЕСТЕ» Халыкара премиясен тапшыру бара. Чараның төп максаты – кешеләргә ярдәм итүгә һәм Россиядә һәм дөньяда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативаларны тану һәм аларга ярдәм итү.

Премияне гамәлгә куючы – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, оештыручы – Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе.

2021 елда премиянең милли трекы 25 меңнән артык гариза җыйды, 118 инициативага оештыручылар һәм партнерлар булышлык күрсәтте, шул исәптән 2,5 млн сумга кадәр социаль файдалы проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар бирелде.

2022 елда премиянең милли трек проектлары конкурсы 9 төп номинация буенча узачак. Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өчен профильле номинация – «Кешеләргә ярдәм», ул якланмаган категория гражданнарның иминлеген яхшыртуга, кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, шулай ук халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклауга, кешеләрне эзләү һәм халык арасында куркынычсызлык культурасын популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларга багышланган.

Чарада бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре һәм бөтен илдән волонтерлар катнаша ала.

Гаризалар кампаниясе 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«#МЫВМЕСТЕ» халыкара премиясе турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://премия.мывместе.рф/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев