Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейда күргәзмә ачылды

Мөслим якны өйрәнү музее - үткәнебезне генә түгел, бүгенгебезне дә саклаучы үзәк. Бәйрәм көннәрендә анда бик матур чаралар оештырылды. Шуларның берсе кичә үтте.

Музейның күргәзмә залында Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Галиеваның "Иҗади эзләнү " исемле картиналар галереясы ачылды. Чарага Эльмираның якын туганнары, укытучылары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, курсташлары һәм укучылары, аларның әти-әниләре килде.

Беренче күргәзмә - һәр рәссам өчен беренче зур имтихан ул. Эльмира "сынау"ны уңышлы үтте. Аның җылылык, ихласлылык бөркеп торучы күргәзмәсе белән 25 майга кадәр сез дә таныша аласыз.

Гөлназ Җәлилова.

Г. Җәлилова һәм туган якны өйрәнү музее фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев