Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында 30 сайлау участогы эшли

1985 нче санлы Бакча сайлау участогында 1290 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 8.00 сәгатькә шуларның 80 нән артыгы тавыш бирергә өлгергән.

Мөслим районында бүген 30 сайлау участогы эшләячәк. Шуларның бишесе район үзәгендә урнашкан. Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Якшәмбе булуга карамастан иртән-иртүк халык активлык күрсәтә, диләр сайлау участокларында эшләүчеләр.

1985 нче санлы Бакча сайлау участогында 1290 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 8.00 сәгатькә шуларның 80 нән артыгы тавыш бирергә өлгергән. Әлеге участокта 18 яше тулып, референдумда беренче тапкыр катнашучыларга бүләкләр дә әзерләнгән иде. Мөслимнең Бакча сайлау участогында референдумда катнашучыларны кайнар коймак һәм чәй белән дә сыйлыйлар.

Бүген референдум уңаеннан Мөслимдә ярминкә дә оештырылды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә күрше районнардан, шәһәрләрдән килгән эшмәкәрләр дә үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкә, бердән, бәйрәм төсе бирә, икенчедән, бу азык-төлек һәм башка кирәк-яракны очсызрак бәядән алу мөмкинлеген дә бирә, ди ярминкәдә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев