Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар тозагына эләкмәгез

Саклык банкы клиентларына соңгы көннәрдә сораштыруда катнашырга чакырып, смс-хәбәрләр килә башлады.

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, “алдарлар” кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Саклык банкы клиентларына соңгы көннәрдә сораштыруда катнашырга чакырып, смс-хәбәрләр килә башлады. Сораштыруда катнашкан һәркемгә бер мең сум акча вәгъдә итеп, күрсәтелгән сайтка кереп, банк картасы номерларын язарга кушалар. Нәтиҗәдә, кешенең картасыннан бөтен акчалары юкка чыга. Бу атнада тагын бер райондашыбызның картасыннан шактый зур суммадагы акчасы югалды. Кызганыч, мошенникларның эзенә төшү бик авыр. Шуңа күрә телефоннан килгән шикле смсларга җавап бирү түгел, аларны бөтенләй укымагыз, күрсәтелгән сылтамалар буенча сайтларга кермәгез, банк карталары турындагы мәгълүматны теләсә кемгә бирергә ярамаганын онытмагыз! Райондашларыбыз интернет аша тәкъдим ителгән арзан товарларга кызыкмасын, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерсен, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча телефон яисә карталарга акча күчермәсен иде”, – ди ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Булат Җәмалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев