Милли уеннар гөрли
Авыл сабан туйлары гадилеге, халыкчанлыгы белән җәлеп итә. Туганнар, дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар белән очрашу мөмкинлеге бу. Иске Карамалы Сабан туе Салихҗан Вәлиев испаркында гөрләде. Авыл халкы да, кунаклар да күп иде бәйрәмдә.
Сабан туен авыл имамы Сөләйман хәзрәт ачты. Коръән сүрәләре дә укыды, вәгазь дә сөйләде хәзрәт. Алай гына да түгел, Сабан туе тарихына да тукталды. Шул рәвешле халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауның әһәмияте турында аңлатты. Сабан туена җыелучыларны Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов һәм район хакимияте вәкиле – Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов сәламләде.
Бәйрәм милли уеннары белән күңелле. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү – уеннарның берсе дә игътибардан читтә калмады. Башка җирлекләрдән аермалы буларак, Иске Карамалы Сабан туенда ераклыкка бүкән ату ярышы да үткәрелә. Уенда катнашучыларга ничектер, читтән күзәтүчеләргә бик күңелле булды.
Сабан туеның төп бизәге – милли көрәш. Иске Карамалы Сабан туенда Яңа Карамалы оныгы Айдар Шәрифуллин батыр калды. Батырга тәкә белән үлән чапкыч бүләк иттеләр.
Сабан туенда спорт ярышлары да оештырылды: гер күтәрү, кул көрәше, турникта тартылу. Кыз балалар да турникта күтәрелде хәтта. Бүләкләр дә саллы иде. Татарча көрәш белән гер күтәрүдә җиңүчеләр телевизор белән бүләкләнде. Бүләкләрне “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, Наил Муллин, “Август-Мөслим” ҖЧҖ һ.б. әзерләгән иде.
Ярышларда катнашучылар белән беррәттән җырлап- биеп күңел ачучылар да күп булды бәйрәмдә. Һәркем осталыгын күрсәтте. Сабан туе шуның белән матур, күңелле дә!
Ләйсән Сабирова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев