Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мэр бүләге

Мөслим сәнгать мәктәбендә яңа ро­яльне тәкъдир итү уңаеннан кичә үтте. Сәнгать мәктәбе уку­чылары һәм укыту­чылары көче белән әзерләнгән кичә, чын мәгънәсендә, зур бәйрәмгә әверелде.

– Безнең мәктәп өчен яңа рояль зур бүләк булды. Казан мэры Илсур Метшин сәнгать мәктәбенә визи­ты вакытында: “Уен ко­ралларыгыз җитәме?” – дип сораган иде. Без ярымшаяру белән: “Их, бер рояль кирәк иде безгә!” – дидек. Ул: “Ро­яль мәктәпкә минем бүләгем булыр!” – диде һәм әйткән сүзендә торды, – дип куанычын уртаклашты сәнгать мәктәбе җитәкчесе Айгөл Фәттахова.

“Ямаха” маркалы за­манча рояльнең бәясе 2 миллион сумга якын! Моңа кадәр укучылар 50 елдан артык тарихы булган рояльдә уйнар­га өйрәнәләр иде. Ро­яльне тәкъдир иткәндә символик кызыл тас­маны мәктәпнең иң сәләтле укучылары – фортепиано клас­сында укучы 8 яшь­лек Әмин Гәрәев белән Айгөл Фәттахова кисте. Мәктәпнең фортепи­ано бүлеге җитәкчесе Алеся Абдуллина кул астында дүртенче елын шөгыльләнүче егет Гер­ман Галынинның “За­йчик” әсәрен уйнап күрсәтте.

– Мәктәптә эшләүче дүрт фортепиано укытучысының өчесе – Румия Деникаева, Филүзә Шәрипова һәм мин бүген лаеклы ялда булган фортепиано укытучысы Хәлимә Са­фина классында укы­дык. Бәйрәмгә укы­тучыбызны да чакыр­дык. Аның да куаны­чы чиксез булды. Бу рояль укучыларыбыз белән тагын да интен­сиврак шөгыльләнергә мөмкинлекләр ача. Җиңүләребез алда әле безнең, – ди Алеся Аб­дуллина.

Профориентл а ­шу максатыннан әлеге чарага Мөслим гимназиясенең берен­че сыйныф укучыла­ры да чакырылган иде. Алар да бәйрәмне тама­ша кылды.

Районның балалар сәнгать мәктәбендә бүген җиде бүлектә (фортепиано, тынлы һәм халык уен коралла­ры, театр, җыр, бию һәм рәсем сәнгате) 372 бала шөгыльләнә. Аларга 23 укытучы белем бирә.

– Мәктәп коллек­тивы “Урсал тауда” Бөтенроссия конкур­сында да сынатмады. Бик сәләтле кызыбыз бар – Язилә Кыямова биш яшеннән сәнгать мәктәбендә, быел инде унынчы елын шөгыльләнә. Язиләбез Яр Чаллыда үткән “Звезды завтра” исемле фестивальдә катнашты. Бу фестивальдә сәләтле балаларны сайлап алып, концерт оештыр­дылар. Әлеге концертта Язилә, рояльдә уйнап, фестивальнең солисты булды һәм лауреат исе­мен алды. Җиңүләребез дәвамлы булсын иде! – ди Айгөл Фәттахова.

Район балалар сәнгать мәктәбе матди-техник базаны ныгыту өстендә даими эш алып бара. Халык уен кораллары бүлеге “Кыңгыраулы кыллар”исеме белән башкарылган грант проекты эшләп, шушы көннәрдә генә 500 мең сум акча отты. Әлеге средстволарга мәктәпнең халык уен кораллары бүлегенә яңа инструментлар һәм костюмнар алыр­га планлаштыралар. Бу бүлектә думбрачы­лар һәм балалайкачы­лар шөгыльләнәчәк. Уз­ган уку елында сәнгать мәктәбе республи­ка грант конкурсында катнашып, 100 мең сум акча откан иде. Бу акча­га ак һәм кара төстәге электр пианинолары алынган.

Лилия Шәймиева.

 Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев