Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М12 трассасы ярдәмендә Казанның Идел аша яңа күперле Көньяк урап узуы барлыкка киләчәк

Тиз йөрешле автомобиль юлы Мәскәүдән Казанга кадәр юлда вакытны ике тапкыр киметүне тәэмин итәчәк һәм макроикътисади нәтиҗә 2,4 трлн сум бирәчәк.

Мәскәү – Казан М12 яңа автотрассасын төзү нәтиҗәсендә республикада Татарстан башкаласының Көньяк урап узуы һәм Идел аша яңа күпер төзеләчәк. Бу йөкләрне Казан аэропорты янында логистик үзәкләргә тизрәк китереп җиткерү һәм аннан чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ профессоры, Транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин хәбәр итте.

Профессор сүзләренә караганда, авиация йөкләре бизнес өчен иң югары табыш булып тора. Әмма бүген югары өстәмә бәяле продукцияне Казан аша алып барырга туры килә, бу исә ягулыкка өстәмә чыгымнар да таләп итә.

"Көньяк урап узу тиз йөрешле автотрасса буенча югары табышлы йөкләр җибәрү мөмкинлеге бирәчәк, ә бу бизнеска зур нәтиҗә бирәчәк. Татарстанда логистик инфраструктура яхшы үсеш алган инде: тимер юл, Идел суднолар йөреше юлы, авиапассажирлар ташу бар. Әгәр бу схемага тиз йөрешле автомагистральне кертсәң, югары икътисади эффектлы мультимодаль схемалар төзергә мөмкин булачак", - диде Блинкин.

Институт директоры аңлатканча, трасса буенча хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеге – 130 км/сәг.шуңа бәйле рәвештә, йөк автопоездлары 100 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәчәк, бу исә товарларны китерүдә сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, эшмәкәрләргә ахыр кулланучылар өчен бәяләрне тоткарларга мөмкинлек бирәчәк.

https://www.tatar-inform.ru/news/business/07-09-2020/blagodarya-trassa-m12-poyavitsya-yuzhnyy-obhod-kazani-s-novym-mostom-cherez-volgu-5769186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев