Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулы тик тормагач

Район прокуратурасы 44 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты. 

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (чит кеше милеген урлашу) гаепле дип тапты. 
Судта ачыкланганча, 2019 елның апрелендә, дознание тарафыннан төгәл датасы билгеләнмәгән, 12 сәгатьләр тирәсендә З.ның өендә булганда Б., З.ның йоклавыннан файдаланып, аның бензин пычкысын урлый. Нәтиҗәдә З.га 3 мең сумлык зыян килә. 
Гаепле үз гаебен таныды һәм зыянны каплады. Суд, аның элек хөкем ителгәнен исәпкә алып, аңа 4 ел 1 ай 10 көн иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Җәзаны ул каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. 
Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев