Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кубок Әлмәткә китте

7 гыйнвар көннеМөслимдә Кыш бабай кубогына районара волейбол ярышы үтте. Ярышларда 11 команда катнашты. 11 команданың тугызы Мөслимнән иде. Әлмәт һәм Актаныш районнарыннан да командалар килде.

 

Ярышларны ачу тантана­сында район Башкарма ко­митеты җитәкчесе Альберт Хуҗин катнашты. Ул спортчы­ларга уңышлар теләде. Аль­берт Робертович ярышларның иганәчесе Руслан Галиев­ка, туган көне белән котлап, истәлек бүләге тапшырды.

Ярышлар ике урында – “Яшьлек” спорт комплексын­да һәм политехника технику­мы спорт залында барды.

– 11 команда булгач, ярышларны ике спортзал­да үткәрергә булдык. Ярыш­ларны районара итеп үткәрү спортчыларның кызыксы­нуын арттырырга, профес­сиональлеген күтәрергә мөмкинлек бирә. Бу, рай­он командасы кайда гына уйнаса да, лаеклы чыгыш ясасын өчен эшләнә, – ди ярышларның баш судья­сы Илдар Мадьяров. – Бүген Мөслимдә тугыз волейбол командасы бар. Бу районда әлеге спорт төренең үсеше турында сөйли.

Спортчылар да шул фикердә. “Без күптәннән уйныйбыз. Тренировка­лар булып тора. Ә ярыш­лар тәҗрибәне арттыру мөмкинлеген бирә. Травма­сыларсыз уйнарга язсын”, – ди “Илтранс” командасы уен­чысы Ринас Романов.

– Ярышлар минем өчен – эмоцияләр, яңа күнекмәләр, яңа тәҗрибә һәм стимул, – ди Рус Шуган егете Кирилл Роди­онов. – Районара ярышлар­да катнашу үзеңне күрсәтү мөмкинлеген бирә, шул ук вакытта көндәшләр яхшырак уйнарга, үз өстеңдә эшләргә, үсәргә стимул бирә.

Ике спортзалда барган бәйге 11 сәгать дәвам итте! Нәтиҗәдә Әлмәт районының “Система сервис” коман­дасы җиңү яулады. Райо­ныбыз волейболчылары икенче-өченче урыннарны бүлеште: “Мөслим” – икен­че, “Илтранс” өченче урын­га чыкты.

Римма Афзалова.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев