Кош гриппы турында
Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр.
Кош гриппының симптомнары: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкерәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була,үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була.
Авыруны төп кисәтү чарасы – вакциналау үткәрү, ревакцинация ясау. Кош-корт башка кошлар белән контактка керерлек булмасын. Азыкны ябык бинада сакларга кирәк.
Кош-кортны авыру булмаган регионнардан гына сатып алырга киңәш ителә. Сатып алгач, 10 көн аерым асрап күзәтергә кирәк. Авыру яисә үлгән кош булган очракта ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә.
Шулай ук шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөһим. Кош-корт караганнан соң гриппка охшаш кискен респиратор авыруга юлыксагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Район ветеринария берләшмәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев