Конкурс җиңүчесе
Зәринәнең мәктәп тормышы турында ясаган видеоролигы иң яхшы эш булып танылган.
“Мәктәп турында кызыклы итеп” республика конкурсына йомгак ясалды. ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Мөслим гимназиясе укучылары белән очрашып, икътисад һәм инвестицияләр турында лекция укыды. Чара ахырында конкурс җиңүчесе, гимназия 4 А сыйныфы укучысы Зәринә Бәдретдиновага ноутбук тапшырды. Зәринәнең мәктәп тормышы турында ясаган видеоролигы иң яхшы эш булып танылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев