Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәкре каенга терәтмәсеннәр!

Ел башыннан җирлегебездә 10 мо­шенниклык очрагы теркәлде.

 

Мошенниклык очракларының соңгысы 27 ноябрь көнне Ольгино авылында ачы­кланды. 1991 елгы егет интернет аша кием сатып алырга була. Ул интернет-кибет сай­тында карта номерларын күрсәтә. Тик яңа кием өчен түләргә тиешле 7 мең сум уры­нына, егетнең картасыннан 106 мең сум акчасын “салдыралар”. Егет мошенниклар ятьмәсенә эләккәнен аңлаганда соң була.

– 20 ноябрь көнне Иске Карамалы авы­лыннан 1988 елгы хатын-кызны да “кәкре каенга терәткәннәр”. “Бла-бла-кар” плат­формасы аша таксига заказ биргән хатын- кыз, алдарларга карта номерын әйтеп, хата ясый. Картадан башта 1350 сум акча юкка чыга, аннары, акчаны кире кайтарып була дип, хатын-кызны кабат алдыйлар. Берничә минуттан райондашыбыз тагын 6500 сум акчасыннан колак кага. Мошен­никлар корбаны булмагыз! Карта номерла­рын берәүгә дә әйтергә ярамый! – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Уголовный розыск бүлеге ел дәвамында “Сак булыгыз: мошенниклар!” профилак­тик акциясен алып бара. Акция кысала­рында районның полиция хезмәткәрләре халык күп йөри торган урыннарда аңлату эшләре алып бара һәм мошенниклар ту­рында мәгълүмат бирүче листовкалар тарата. Бүлек хезмәткәрләре Илмир Шәймарданов, Фәрит Сәлахов мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар белән очрашып, “Мошенникларны ничек таныр­га?” дигән темага әңгәмәләр үткәрә.

– Туганнарымның мошенникларның хәйләләре турында сөйләүләренә, рай­он газетасында мошенниклар турында материалларның әледән-әле чыгуына ка­рамастан, алдарлар корбаны булдым. “Са­лымнар түләгәннән соң артык акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар” дигәнгә ышанып, үзем дә аңламыйча карта номерларымны әйттем. Бурычка дип алган алты мең сум акчамнан шунда ук колак кактым. Белмим, әллә гипнозлый инде алар?! Әллә кеше пси­хологиясен артык яхшы беләләр?! Янымда торган әнием: “Кызым, кемгә әйтәсең ул карта саннарын?” – дип сорады, әйтмәскә өндәде. Мин, әни комачауламасын дип, икенче якка чыгып киттем. Әти үлгән ва­кыт, шуның өстенә акчасызрак чагым иде, баш эшләп бетермәгән инде, – ди бер рай­ондашыбыз.

Мошенниклар еш кына “корбан” итеп авыл җирендә яшәүчеләрне, өлкән яшьтәгеләрне сайлый. “Корбан” турын­да мәгълүматны (исем-фамилия, башка­сы) кайдан алулары гына аңлашылмый. Кайберәүләр шәхси мәгълүматларны ту­тырганда аларны кулланырга рөхсәт итә. Бу да, бәлки, дөрес адым түгелдер?

– Ел башыннан ун мошенниклык оч­рагы теркәлсә дә, бу сан чынбарлыкка туры килеп бетми. Бик күпләр, кылган гамәлләре өчен кыенсынып, оялып, алда­нулары турында эчке эшләр органнары­на хәбәр итми. Узган ел мошенниклар бер эшмәкәрнең дә кесәсенә “сукты”. Мошен­никлар миллионнар урлады! Акчаны кире кайтара алмадык, – ди Булат Замалиев.

Кем генә сораса да, нинди генә гозер- үтенеч белән мөрәҗәгать итсә дә, банк карталары турындагы мәгълүматларны беркемгә дә әйтергә ярамый. Алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган оч­ракта да! Банк хезмәткәрләрендә сезнең карта мәгълүматлары бар. “Сезнең исемгә ялгыш алынган кредитны кире кайта­ру кирәк” диючеләргә дә ышанмагыз! Сезнең исемгә онлайн рәвештә кредит рәсмиләштерә алмыйлар! Моның өчен кеше үзе һәм аның паспорты кирәк. Кы­скасы, карта номерыгыз белән кызыксы­нучы мошенник кына була ала. Андый мәгълүмат сораучылар белән сөйләшмәвең хәерлерәк. Хәләл көч белән тупланган ак­чаларыгызны җилгә очыра күрмәгез!

Кәрәзле телефоннарга “Гетконтакт” ку­шымтасын урнаштыру да файдалы. Билге­сез номердан шалтыраткан кешенең кем булуын “Гетконтакт” аша ачыклап була. Алданырга өлгергәннәр андыйларны, гадәттә, “Сак булыгыз, аферистлар!”, “Мо­шенниклар!”, “Алдарлар!” дип саклаган була. Таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратуларны алмагыз.

Ач тамагым – тыныч колагым,– диләр. Җиңел акчага кызыгып, озын берлек ау­лап йөрүчеләрне баетмагыз! Бушлай сыр – тәбедә генә! Шуны онытмагыз!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев