Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китаптан аерылмагыз!

– Мин, 1960 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлап, 28 ел Михайловкада эшләдем. Ул чорда китапны бик күп укыдылар. Укучылар, мәктәптән кайтканда ук китапханәгә кереп, язучыларның программа буенча бирелгән әсәрләрен алып китәләр иде. Читтән торып укучыларга Мөслимнән, Казаннан республика китапханәсеннән китаплар кайтарттык.

Китап укучылар белән конференцияләр, тематик кичәләр, диспутлар, алдынгылар белән очрашулар уздырдык. Яңа туган балаларга – бәби туе, яңа өйләнешүчеләргә кызыл туйлар ясап, китаплар бүләк иттек. Ул чорда китаплар бик дефицит иде. Район үзәгендәге китап кибетендә кайбер китапларны “по блату” гына саттылар.
Кыскасы, безнең чорда күп укыдылар, кеше булдылар. Галина Светлякова, Наталья Андреева – мәктәп директорлары, Мәхмүт Гыйлаҗев – Тукай районы башлыгы, Юрий Иванов – инженер-гидрограф, судоводитель, Йолдыз Шәфыйкова (Исмәгыйлева) фармацевт булып эшләде. Китаптан аерылмагыз!

Флүрә Дәүләтшина, лаеклы ялдагы китапханәче

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев