Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкны нәрсә борчый?

Эш оешкан төстә бара, проблемалар туа тора, диләр җыеннарда.

Үрәзмәт авыл җирлегендә барлыгы 177 хуҗалык исәпләнеп, шуларның 33е бер елдан артык буш тора, 144ендә 350 кеше яши. Халыкның күпчелеге – 203 кеше җирлекнең үзәге булган Үрәзмәт авылында гомер кичерә. Хезмәт яшендәгеләр – 189 кеше. Җирлектә лаеклы ялдагылар да шактый – 116 кеше. Мәктәп яшендә – 22, мәктәпкәчә яшьтә 6 бала бар. 13 бала төрле уку йортларында белем ала. Быел җирлектә өч пар гаилә корган, бер сабый туган, биш кеше вафат булган. 
Җирлектә башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, клуб, китапханә, балалар бакчасы эшли. Өч медицина хезмәткәренең икесе башка авыллардан килеп эшли. Өч шәхси эшмәкәр үз эшләрен алып бара. 
Быел җирлек буенча 243 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 139ы – сыерлар. Сарык, кәҗә асраучылар шактый. Ат тотучылар да бар (барлыгы – 19 баш). Алдагы еллар белән чагыштырганда умарталар саны гына шактый кимегән.   
Үрәзмәт авыл җирлегендә үткән җыенда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, “Август-Мөслим” агрофирмасы вәкиле Айдар Латыйпов катнашты. 
Җирлек башлыгы Альфир Закирҗанов үзара салым акчасын җыюга һәм аны файдалануга тукталды. Үрәзмәттә үзара салымны – 700 сумнан, Бүләк, Сикия һәм Чишмәдә 1000әр сумнан җыйганнар. 
Фельдшер Алсу Шакирова үз чыгышында вакцинация үткәрүне төп проблема дип атады. 
Сикия авылында яшәүче ветераннар советы җитәкчесе Флүр Фазлетдинов җирлек тормышын бәяләде, туган сорауларны бергәләп хәл итеп, ярдәмләшеп яшәргә өндәде. “Август-Мөслим” агрофирмасы вәкиле пай җирләре өчен түләү турында аңлатты. Ашлык була, салам үзебезгә дә җитәрлек түгел диде ул. Халык исеменнән чыгыш ясаган Гүзәлия Шәйгәрданова җирлек хезмәткәрләре эшен югары бәяләде. Һәм район хастаханәсендә табибларга чиратның бик зур булуы турында ачынып әйтте, шулай ук Үрәзмәт сөтчелек комплексы төзелеп бетүгә аннан таралган исне бетерү юллары да булачагына зур ышаныч белдерде, 
Октябрь авыл җирлегендә 177 хуҗалыкның 16сы буш тора. Җирлектә 361 кеше яши дип исәпләнә, шуларның 158е – эш яшендәгеләр, 154е – пенсионерлар. Уку яшендә – 20 бала, ә менә мәктәпкәчә яшьтә бер генә сабый да юк. Төрле уку йортларында 19 бала белем ала. 
Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов чыгышында үзара салым акчасының күләмен һәр авыл үзе хәл итте диде. Бу средстволар, кыенлыклар белән булса да, җыелып беткән. Үзара салым хисабына юллар ремонтланган, Октябрь авылында чишмә юлы ясалган һәм су башнясында төзекләндерү эшләре башкарылган, Сөякәйдә  су башнясын рәсмиләштерү буенча эш барган, чиратта торган башка мөһим эшләр төгәлләнгән.
– Быел су куллану бик күпкә артса да, су белән тәэмин итүдә әллә ни кыенлыклар булмады, резервта торган скважинаны файдаландык, – дип дәвам итте башлык. – Әмма су өчен түләүне җыеп алу кыенлашты. 
Фельдшер Ләйсирә Зиннәтуллина диспансеризация торышы хакында сөйләде, флюорографияне үтәргә тиешле халыкның яртысы бу чарадан һаман читтә кала диде. 
Октябрь авыл җирлеге җыенында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, җирлектән район Советы депутаты, район электр челтәрләре җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев, “Август-Мөслим” агрофирмасы вәкиле Айдар Латыйпов катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр. 
– Җирлектә уңай якка үзгәрешләр бар. Су чыганаклары караулы, урам юллары тәртипләнде. Хезмәт хакларыбыз да артса, гел яхшы булыр иде, – диде җыенда катнашкан Үрәзмәт сөтчелек комплексында  эшләүче Салават Мусин.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев