Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Альбина Шәмсетдиновага – 80 яшь

Уйнарга вакыты күп булмаса да, курчагы берәү генә булса да, кечкенә Альбина аның белән “врачлы” уйнарга ярата. Курчагының авырткан җирен дәвалап, бәйләп, үзенчә әллә нинди “майлар” сөртеп мәш килә ул

Уйнарга вакыты күп булмаса да, курчагы берәү генә булса да, кечкенә Альбина аның белән “врачлы” уйнарга ярата. Курчагының авырткан җирен дәвалап, бәйләп, үзенчә әллә нинди “майлар” сөртеп мәш килә ул. Шуңадырмы һөнәр сайлау алдына килеп баскач та икеләнеп тормый, Минзәлә медицина училищесына юл тота.

Актаныш районы Табанлы Күл авылы кызы шәфкать туташы белгечлеге алгач, туган авылына эшкә кайта. Бу чорларны өлкәннәребез яхшы хәтерлиләрдер: авылларда трахома, туберкулез, кызамык, сары чире кебек каты авырулар таралган еллар.

– Халыкны ул чорларда шәфкать туташына барырга өйрәтеп булмый иде. Шуңа күрә күп вакыт сумкамны күтәреп өйдән-өйгә йөрдем. Эштән соң төрле җәмәгать эшләрендә катнашырга ашыга идек, авыл халкы алдында төрле темаларга чыгышлар ясарга да, партия кушуы буенча башка эшләрне оештырырга да туры килде, – дип искә ала ул көннәрне Альбина апа.

Булачак тормыш иптәше Хәләф белән дә шундый җәмәгать эшләре белән йөргәндә таныша ул. Элеккеге Калинин районы партия комитетында оештыру бүлеге мөдире булып эшләүче Хәләф Шәмсетдинов үзе кыю, үзе чая һәм игелекле һөнәр иясе Альбинага бер күрүдә гашыйк була. 1960 елда яшь пар кызыл туйларын үткәрә һәм Мөслимдә яши башлый. Альбина апа мөслимлеләрнең яраткан шәфкать туташына әйләнә. Башта хирургия, соңыннан терапия бүлегендә бер өзлексез 45 ел өлкән шәфкать туташы вазыйфасын башкара. Өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Альбина апа да авыруларны дәвалаганда, иң элек аның тереләчәгенә ышаныч тудырып, дарулар, уколлар белән генә дәвалап калмыйча, аларны үзенең ягымлы сүзләре, төпле киңәшләре белән дә дәвалый. Мәрхүм әтием дә хастаханәгә барса иң элек Альбина апаны күрергә тырышты: “Альбина ни әйтсә шул була. Ул беркайчан да ялгышмый, аның кулы да, теле дә алтын”, – ди иде.

Хезмәттәшләре әле дә матур сүзләр белән искә алалар, аралашып яшиләр.

– Альбина апа минем остазым. Терапия бүлегендә 1977 елдан бергә эшләдек. Ачык йөзле, тирән белемле, бик төгәл, шул ук вакытта тапкыр-шаян сүзле булды. Курку белмәс, тәвәккәл иде. Элеккеге вакытта санитаркалар да юк иде. Бергәләп авыруларны да ашаттык, санитарка хезмәтен дә башкардык, бердәм коллектив булып дус-тату эшләдек, – ди озак еллар терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Рәшидә Шакирова Садриева түгелме.

Альбина апа 42 ел гомер иткән тормыш иптәше Хәләф абый, 30 ел бергә яшәгән каенанасы Мәхтүмә апа хакында да бик яратып, сагынып искә ала:

– Ирем Хәләфетдин дә көн дәвамында эштә иде, шуңа күрә дә балаларны күп вакыт каенанам карады, тәрбияләде. Ул миңа хезмәтемне төгәл итеп башкарырга, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга мөмкинлек тудырды. Хәләфетдинем дә нигә анда барасың, сиңа нигәк кирәк ул димәде. Беркайчан авыр сүз әйтмәде. Югыйсә 27 ел төнге сменада эшләгән, 32 ел район хатын-кызлар советы әгъзасы булып торган, 28 ел халык утырышчысы булган хатынга “син кайда йөрисең?” дип әйтерлеге дә булгандыр. Шөкер гомеребез буе матур яшәдек”, – ди Альбина Шәмсетдинова.

Шәмсетдиновлар гаиләсендә өч бала: бер кыз, ике ул үсә. Ике балалары, әниләре юлын дәвам итеп, табиб һөнәрен сайлыйлар. Бүгенге көндә алты оныгының икесе табиб булып эшли.

– Безнең әни бик таләпчән булды. Ничек укуыбызны, ни белән шөгыльләнүебезне һәрвакыт игътибарында тотты. Әмма беркайчан да орышмады. Дәфтәрдә хатабыз булса, ул битне ертып алып, яңадан эшләтә иде. Ә югары уку йортларында укый башлагач аның җибәргән камыр ризыкларын бик яратып көтеп ала идек. Берсендә хәтта, самолет очучысын туктатып торып, бик аз гына пешеп бетмәгән бәрәңге тәкәсен җибәргән иде. Самолет Казанга килеп җиткәнче тәкә үз кайнарлыгы белән пешеп бетте. Әниебез үзенең үрнәгендә һәрвакыт дөрес булырга, туганлык җепләрен сакларга өйрәтте. Эше никадәрле тыгыз булса да, гомере буе җиләк-җимешен үстерде. Өстәлдән тәмле камыр ризыклары, өебездән кунак өзелмәде. Бүген әниебез онык һәм оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итә, ди уртанчы улы “ШАХ” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов.

Альбина апа Шәмсетдинова бу көннәрдә 80 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә. Аны балалары, онык-оныкчыклары, туганнары гына түгел, ә үзе дәвалаган, аның шифалы кулларыннан сихәт алучылар да тәбрикли. Кеше гомеренең иң зур бүләге дә шул – халык тарафыннан яуланган хөрмәт һәм ихтирам.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!