Карарың уйланганмы?
Мөмкинлекләре чикле гражданнар бу чорда уйда кала: социаль пакетлар җыелмасын сайларгамы, әллә акчага өстенлек бирергәме?!
Сәламәтлеге буенча федераль ташламага ия булучылар 1 октябрьгә кадәр икенең берсен сайларга тиеш: социаль пакет яки аның акчалата эквиваленты. Бушлай дарулар алу хокукына ия булып та, акчага өстенлек бирүчеләр күп.
– Социаль пакет ул – социаль хезмәтләр җыелмасы, бүгенге көндә ул 1211 сум 66 тиенне тәшкил итә. Районда ташламага ия 2043 кеше исәпләнә. Быел 1193 райондашыбыз бушлай даруларга караганда акчалата компенсация алуны өстенрәк күргән. Узган ел федераль ташламага ия 2135 кешенең 1248е әлеге сумманы акчалата алуны сайлаган иде, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша гариза тапшырырга тиеш. Бу очракта алар социаль пакет алу хокукын үзләренә кире кайтара алалар. Гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
– Мин узган ел, акчалата компенсациядән баш тартып, дарулар белән тәэмин итүне кире кайтаруны сорап гариза яздым. Ялгышуымны аңладым, тик гариза язар вакытны бер елга якын көтәргә туры килде. Яман шеш таптылар. Даруларны сатып ала башласаң, акчаны җиткезеп булмый. Федераль ташламага ия булучылар карар кабул иткәнче ныклап уйласыннар иде, – ди бер райондашыбыз.
Социаль хезмәтләр җыелмасына рецептлар буенча дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен махсус туклану продуктлары, төп авыруларны кисәтү өчен санаторий-курорт дәвалануына юлламалар, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару-кайту өчен чыгымнар керә. Кайберәүләр социаль пакетлар җыелмасыннан баш тарта. Гариза язганнан соң бер ел гамәлдә. Бер ел үтмичә, гаризаны үзгәртеп булмый.
– Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар исемлегенә ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, радиация йогынтысына дучар булган затлар керә. Без райондашларны социаль пакеттан баш тартмаска үгетлибез. Чөнки хроник авырулар, яман шеш кебек чирләр булганда, дарулар алу өчен аена 10 мең сум гына җитми. 1211 сумлык социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата алырга теләк белдерүчеләр арасында, гаризаларын үзгәртүләрен сорап, елап килүчеләр дә булды. Ләкин гариза кабул ителгәннән соң без бернәрсә дә эшли алмыйбыз, – ди Фәридә Ганиева.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев