Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнсеф авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү

Пенсия һәм социаль характердагы сорауларга ачыклык кертү  өчен  Мөслим районы клиент хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева  гражданнарны кабул итте.

19 сентябрь көнне Россия Пенсия Фондының мобиль клиентлар хезмәте тарафыннан Мөслим районы Исәнсеф авыл җирлеге – Мари Бүләр, Тат. Бүләр, Иске Сәет, Яңа Сәет һәм Исәнсеф авылларында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Пенсия һәм социаль характердагы сорауларга ачыклык кертү  өчен  Мөслим районы клиент хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева  гражданнарны кабул итте.

Әңгәмә һәм гражданнарны шәхси кабул итү барышында Фәридә Урмановна, иминият булмаган чорларны исәпкә алып, иминият чорын яңадан исәпләү, яңа кагыйдәләр буенча пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып пенсияне индексацияләү, агымдагы елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү, авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел стажы булган пенсионерларга иминият пенсиясенә беркетелгән түләүнең 25 процентын арттыру, пенсияне түләү һәм илтеп тапшыру, гражданнарга пенсия алучы пенсионерның статусын билгеләү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде,  өлкән яшьтәге гражданны яки инвалидны компенсацион карау урнаштыру һәм түләү буенча. Һәр торак пунктта консультация сорап 5-8 кеше мөрәҗәгать итә. Пенсия мәсьәләсен урында хәл итеп була торган  мондый эш формасы авыл халкына бик уңайлы.

Күчмә мобиль хезмәтен белү җиңел.  Ак «Газель»  автомобиленә ПФР логотибы һәм «Россия Федерациясе Пенсия фонды» язулары төшерелгән. Мөслим районындагы теләсә кайсы авыл кешесе, мондый автомобильне күреп, аларга пенсия фонды кунакка килгәнен аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев