Бүген, 18 октябрь көнне Әтиләр көне билгеләп үтелә
Яңалыклар

Бүген, 18 октябрь көнне Әтиләр көне билгеләп үтелә

Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева әтиләргә котлау сүзләрен җиткерде

Ул әти кешенең гаиләдәге һәм балалар тәрбияләүдәге мөһим ролен билгеләп үтте. Әтиләр балаларына тормыш кыйммәтләрен тапшыра, аларны намуслы, хезмәт сөючән һәм гадел булырга өйрәтә.

Ләйлә Фазлеева хәрби хезмәткәр уллар тәрбияләп үстергән әтиләргә аерым рәхмәт белдерде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрнең батырлыгын, Ватанга тугрылыгын һәм балалары өчен үрнәк булуларын ассызыклады.

«Әтиләр зирәклеге һәм рухи ныклыгы үсеп килүче буыннар өчен юл күрсәтүче маяк булып хезмәт итсен!» – дип теләде Ләйлә Фазлеева.

Ул барлык әтиләргә нык сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете теләде.

Фото - Татар-информ

 


Нет комментариев