Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәмгә 57 мөрәҗәгать: йөрәк һәм ютәл очраклары арткан

Бу хакта «Мөслим-информ»га район поликлиникасының участок табибы Алсу Таишева хәбәр итте

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 57 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның дүртесе – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре, 16сы – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән.

Ютәл белән мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. “Көзге чорда бронхиаль астма көчәя. Сулыш юлларындагы хроник ялкынсыну вакыт-вакыт сызгырып, гырылдап сулау, сулыш кысылу һәм йөткерү белән характерлана.

Авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Аллергия дә еш кына астма көчәюгә сәбәп булып тора. Бронхиаль астмага шик туганда, үзлегегездән дәваланмагыз! Тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Астма аллергия белән бәйле булса, аллергологка күренү таләп ителә. Авыруны контрольдә тоту һәм катлаулану куркынычын киметү өчен, вакытында дәвалану һәм табиб киңәшләрен үтәү мөһим”, – дип кисәтә район поликлиникасының участок табибы Алсу Таишева.

 

 


Нет комментариев