Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча онлайн-фикер алышу башланды

Беренче план-схемалар dvor.tatar сайтында урнаштырылган. Яңартылган сайт халыкка кире элемтә калдыру һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Республикада 2020 елга «Безнең ишегалды» Президент программасына кергән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу башланды. Беренче план-схемалар dvor.tatar сайтында урнаштырылган. Яңартылган сайт халыкка кире элемтә калдыру һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәрен онлайн режимда dvor.tatar порталында кабул ителәчәк, шулай ук «Безнең ишегалды» программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-5-2020.
Хәзер сайтта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары чыгарылган. 10 апрельдә, программа порталында республиканың барлык муниципаль районнары ишегаллары территорияләренең барлык 341 проекты барлыкка киләчәк.
Планнар-схемалар сайтта бастырыла, һәр кешенең проектлаучыларның эш нәтиҗәләрен күрү һәм шәрехләү мөмкинлеге булсын өчен. Элегрәк әлеге план-схемалар йортлар буенча җаваплылар тарафыннан расланган иде.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова халык белән килешү процессының мөһим ролен билгеләде:
«Без йортлар буенча җаваплы кешеләрнең барлык ризалыгын алдык. Программа регламенты нигезендә, без хәзер бу планнар буенча ишегалларында эшли башлыйбыз. Әмма безнең өчен халыкның кабул ителгән схемаларга каршы килмәве мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте һәм ул проектлау башланганнан бирле халык фикереннән башка берни дә эшләргә тиеш түгеллеген ассызыклады.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять киеренке булу сәбәпле, шәхси очрашуларның тагын бер сериясен үткәрү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без схемаларга ачык керү һәм безгә сайт һәм махсус оештырылган Кайнар линия аша кире элемтә җибәрү мөмкинлеген ачабыз".

Йортларда яшәүчеләрнең комментарийларын план-схемасын урнаштырганнан соң 12 апрельгә кадәр көтелә.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру критерийлары нигезендә, төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән, элек Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен ремонтлау программасы буенча ремонтланмаган ишегаллары да керә. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында – юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, балалар мәйданчыклары урнаштыру, шулай ук каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын оештыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев