Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Инвалид" билгесе турында

РФ Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә өченче төркем инвалидлар идарә иткән һәм шундый инвалидларны һәм (яисә) инвалид балаларны йөртүче транспортны бушлай парковкалау өчен бүленә.

2017 нче елның 29 декабрендә кабул ителгән 477-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә парковкаларда урынның ким дигәндә 10 проценты беренче, икенче төркем инвалидлар, шулай ук РФ Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә өченче төркем инвалидлар идарә иткән һәм шундый инвалидларны һәм (яисә) инвалид балаларны йөртүче транспортны бушлай парковкалау өчен бүленә.

Әлеге транспорт чараларында “Инвалид” билгесе торырга тиеш. Билгене бирү тәртибе РФ Хөкүмәте вәкаләт биргән башкарма властьнең федераль органы тарафыннан билгеләнә. 
Россия Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Шәхси файдалану өчен “Инвалид” тану билгесен бирү тәртибен раслау турында”гы 443 санлы боерыгы (04.07.2018, Россия юстиция министрлыгында 51985 саны белән 2018 нче елның 24 августында теркәлгән) нигезендә әлеге билге медицина-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан: МСЭ федераль бюро, МСЭ баш бюросы, шулай ук район һәм шәһәр филиалларында инвалидның яшәү урыны буенча бюрода рәсмиләштерелә. 
Әлеге боерыкта гариза, кирәкле документлар, билгене бирү тәртибе каралган. Билге гариза теркәлгәннән соң 1 айдан да соңга калмый рәсмиләштерелә һәм шуннан соң 1 эш көне дәвамында кулга тапшырыла яисә почта аша җибәрелә. 

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев