Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү яуладылар

Метрәй башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Рүзәл Шәрифуллин икенче ел рәттән ТР Мәдәният министрлыгы оештырган «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында катнаша.

Быел ул  Мөслим гимназиясенең 4 нче сыйныфында укучы Айсылу Исхакованы да проектта катнашу серләренә өйрәткән. Укучыларның икесе дә, җиңү яулап, ТР Президенты оештыра торган Чыршы бәйрәменә чакыру алганнар. 

"Укучының мәдәни көндәлеге" республика проекты берничә ел рәттән үткәрелә. Анда катнашучы 1-4 сыйныф укучылары ел дәвамында төрле мәдәни чараларда булалар, хис-тәэсирләрен, фотоларын махсус порталдагы көндәлекләренә теркәп баралар. Яшьтәшләренең дә язмалары белән танышып, аларга бәя бирәләр, фикер алышалар. 

Бәйгедә республика буенча  һәр сыйныфтан 12шәр бала җиңүче исемлегенә керә. Шунысы кызык: балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә бу эштә кызыксынып катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев