Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтихан таләпләре үзгәрә

Мәктәпләрдә төрле фәннәрдән сынап карау имтиханнары үтте. Дәүләт имтиханнары алдыннан үткәрелүче мондый төр контроль балаларның белемнәрен алдан бәяләргә ярдәм итә.

Бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр дә бар. 11 сыйныф укучылары быел аттестат алыр өчен мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан имтихан тапшырачак. Узган ел, илдәге катлаулы вәзгыятькә бәйле, рус теленнән имтихан гына мәҗбүри иде. 11 сыйныфлар, теләкләре булса, тагын берничә фәннән имтихан сайлый ала.

– 2022 елда төп дәүләт имтиханнары – 20 майдан 2 июльгә кадәр, бердәм дәүләт имтиханнары 27 майдан 2 июльгә кадәр узачак. РФ мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документлардан күренгәнчә, 5-24 сентябрьдә өстәмә имтихан бирү көннәре планлаштырылган, – ди район мәгариф бүлеге методисты Лилия Галимова.

Күптән түгел тугызынчы сыйныфларда төрле фәннәрдән сынап карау имтиханнары үтте. Сынауларны барлык укучылар да уңышлы тапшырган.

9 сыйныфлар рус теле һәм математикадан төп дәүләт имтиханнарын тапшырачак. Моннан тыш укучылар тагын ике фәннән имтиханны үзләре сайлый.

Район мәктәпләрендә 9 сыйныфта – 187, 11 сыйныфта 67 укучы белем ала. 1 декабрьдә 11 сыйныфлар рус әдәбиятыннан йомгаклау иншасы язачак. Инша бердәм дәүләт имтиханына керү билеты – “допуск” булып бара. Йомгаклау иншасының тематик юнәлешләре билгеле.

9 сыйныфларда рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә. Ул 2022 елның февраль аенда үтәр, дип планлаштырыла.

– БДИны уңышлы тапшыру өчен укучы да, әти-әни дә, укытучы да бердәм тырышырга тиеш. Имтихан нәтиҗәләре укучының киләчәген хәл итә. Югары уку йортларына максатчан кабул ителү өчен ел дәвамында тырышып уку, үзлектән өстәмә шөгыльләнү таләп ителә, – ди Лилия Галимова.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев