Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүләр җиңел бирелми

Мөслим егете Әмир Каюмов 4 сый­ныфтан ук спорт белән шөгыльләнә. Якын дуслары аны “Форпост” оешма­сына чакыра. Хәрби-патриотик оешма буларак, бирегә көчле, түземле, спорт белән шөгыльләнүче егетләрне ала­лар.

– Иң яраткан спорт төрләрем – кул көрәше һәм футбол. Кул көрәшенә йөри башлавым очраклы рәвештә килеп чык­ты. Тренер Ларис Бариев мине, футболга килгән җирдән: “Синең кул көрәше белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләрең дә бар!” – дип, үз түгәрәгенә чакырды. Тәҗрибәле һәм дәрәҗәле тренерның сүзләре миңа, әйтерсең, канатлар куйды. 2019 елдан мин Ларис Бариев кул астын­да шөгыльләнәм, – ди Әмир.

Армрестлинг белән ике ай чамасы шөгыльләнгәч, Әмирне Алабуга шәһәренә Татарстан беренчелегенә җибәрәләр. Шөгыльләнүләр эзсез калмый. Әмир 200дән артык спортчы арасында өченче урынга лаек була, шул рәвешле Екате­ринбургта узган Росия ярышларына бару мөмкинлеген ала.

– Спортның армрестлинг төре белән теләсә кайсы яшьтә дә шөгыльләнергә була. Иң мөһиме – әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче егет яки кыз көчлеләрне җиңү уе белән янарга тиеш. Әмир өчен Екатеринбургта узган ярышларда кат­нашу алдагы җиңүләре өчен зур стимул булды, дип әйтер идем. Армрестлингның сәламәтлек өчен файдалы булуын белеп шөгыльләнә егетләр. Бүгенге көндә ми­нем кул астында 20дән артык егет һәм кыз күнекмәләр ала, – ди спорт мәктәбе трене­ры Ларис Бариев.

Идел буе федераль округы беренчелегенә Түбән Новгород шәһәрендә узган ярышларда Әмир кул көрәшендә, барлык көндәшләрен артта калдырып, беренче урынны яулый. Бу җиңүе белән Әмир Россия чемпионатына үтә. Орел шәһәрендә узган чемпионатта егеткә бе­ренче разряд бирелә. Бүгенге көндә Әмир Каюмов Россиянең җыелма командасы ре­зервында тора.

– Татарстан һәм Россия күләмендә үткәрелгән ярышлардан тыш, улыбыз Балтач, Теләче, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә узган районара ярыш­ларда да сынатмый. Мактау грамотала­рын, медальләрен, кубокларны улыбыз кадерләп саклый. Ул киләчәктә дә спор­тны ташламас дип ышанабыз, – ди әнисе Миләүшә.

Бүгенге көндә Әмир 5 декабрьдә Яр Чаллыда узачак Татарстан чемпионатына әзерләнә. Әмир футболны да бик ярата. Өч ел рәттән “Дуслар истәлегенә” үткәрелгән районара ярышларда Әмир уйнаган “Ми­рас” командасы беренче өчлеккә керә.

– Спорт белән даими шөгыльләнү ор­ганизмга көч бирә, үз-үзеңә ышаныч­ны арттыра. Мускулларның үсешенә дә спорт зур йогынты ясый. Киләчәктә үземне спортның башка төрләрендә дә сынап карыйсым килә. Кул көрәше зур йөкләмәләр сорый. Авырлыкны контрольдә тоту кирәк, чөнки ярышлар­да үз үлчәү авырлыгыңда катнашу мөһим. Ярышлар вакытында атналар буе ач то­рырга да туры килә. Җиңүләр җиңел би­релми, – ди Әмир.

Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныфын­да белем алучы егет районда узган ГТО фестивалендә нормативларны алтынга тапшырды. Әмир – алтын күкрәк билге­се иясе.

Спорткомплекста быел грек-рим көрәше белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә тудырылды. Әмир бу төр спорт белән дә шөгыльләнә. Барысына да ни­чек җитешәдер?! Укуда да сынатмый, көндәлегендә бары бишле билгеләре генә! Энеләренә – терәк-таяныч, әти- әнисенең горурлыгы булган Әмирнең даны киләчәктә еракларга таралыр әле!

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев