Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илгизә Акмаловадан – туңдырма

Җәй көне иң тәмле әйбер – туңдырмадыр ул. Аның өй шартларында ясалганы аеруча тәмле була. Сөт туңдырмасы бернинди катнашмаларсыз ясала. Илгизә Акмаловадан бик тә тәмле туңдырма рецептын тәкъдим итәбез.

– Кирәкле ингредиентлар: 400 г сөт өсте (сливки), 300 грамм сөт, 250 г шикәр комы, 9 йомырка, ике чәй калагы крахмал, әз генә ванилин.

Эш тәртибе түбәндәгечә: йомырка сарыларын шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз да, шуңа кайнарлатып (кайнап чыкмасын!) сөт һәм сөт өсте салабыз. Катнашманы суытабыз да, кабат ут өстенә куябыз. Масса куера башлаганчы агач кашык белән болгатырга кирәк булачак. Куера башлау белән уттан алабыз.

Кайнар су салып, җилем хәленә җиткерелгән крахмалны әлеге массага салабыз. Күбекләре беткәнче кабат җылытабыз, иләк аша сөзәбез. Туңдырма салынган савытны салкын суга утыртып суытабыз да, ванилин кушабыз. Шушы сыекча 2-3 сәгать буе суыткычта, туңдырма булып өлгерә башлый.

Кечкенәрәк савытка өлгерә башлаган туңдырманы салабыз, һәр 10 минут саен туңган катламын агач кашык белән кырып ала торабыз. Туңдырма куе каймакка охшый башлар. Аны тагы бер тапкыр яхшылап болгатабыз һәм тагы сәгать ярым “чыныктырабыз”. Ике сәгать дигәндә, туңдырма әзер була. Тимер кашык белән аерым савытларга салып ашыйсы гына кала.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев