“Игътибар: бала­лар!” профилактик операциясе старт алды
Яңалыклар

“Игътибар: бала­лар!” профилактик операциясе старт алды

Ул 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

23 августтан җирлегебездә “Игътибар: бала­лар!” профилактик операциясе старт алды. Ул 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара бары­шында балалар бакчалары янында, мәктәп яны территорияләрендә ДАИ инспекторлары кизү тора. “Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү максатыннан мон­дый операцияләр ел да уздырыла. Бу чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча ны­клы контрольгә алына. Юлны светофорның кы­зыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннар­да йөргән укучыларга махсус карточкалар тутыры­лып мәктәпләргә җибәреләчәк”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.


Нет комментариев