Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Җиңү диктанты” яздык

“Җиңү диктанты” акциясе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оештырылды.

3 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә илебезнең барлык төбәкләрендә дә “Җиңү диктанты” акциясенә кушылдылар. Мөслимдә диктант язу лицей базасында үтте. Чөнки мондый чаралар үткәрү өчен мәктәпнең матдитехник базасы бар. Акцияне үткәрүдә район мәгариф идарәсе методистлары ярдәм итте.

Диктант үзе тест формасында булып, аның сораулары Бөек Ватан сугышы тематикасына кагылышлы иде. Диктант лицейның дүрт аудиториясендә узды һәм анда 60ка якын кеше, нигездә лицей укучылары һәм укытучылары катнашты. Иң элек катнашучылар экраннарда “Җиңү диктанты” турында репортаж карады. Илебезнең башка төбәкләреннән сәламнәр, Бөек Ватан сугышы ветераныннан котлау кабул иттеләр. “Җиңү диктанты” онлайн форматта да барды. Анда Мөслим районыннан йөзләп кеше теркәлгән иде. Әлеге чарага башка илләр дә кушылды. Алар арасында хәтта Австралия, Никарагуа, Марокко кебек илләр дә бар. Быел “Җиңү диктанты” беренче тапкыр Әфганстан һәм Һиндстанда да оештырылды. Тестта яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр 2021 елда Мәскәүдә узачак Җиңү парадына чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев