Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипптан сакланыгыз!

Вакцина ясату – грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Әлеге чара елга бер тапкыр үткәрелә.

Грипп инфекциясе ел саен һәр илнең 10-15 процент халкына зарар китерә. Бу вирус кешедән кешегә һава-тамчы юлы аша: сөйләшкәндә, ютәлләгәндә, төчкергәндә бик тиз йога. Грипп белән һәркем авырырга мөмкин.

Аеруча балалар коллективларында, җәмәгать транспортында, кинотеатрларда, сәүдә үзәкләрендә инфекция таралу куркынычы зур, чөнки  алар – ябык һәм кеше күп җыела торган урыннар.

Вакцина ясату – грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Әлеге чара елга бер тапкыр үткәрелә.

Хроник авыруларга, йөкле хатын-кызларга, кискен респиратор вируслы авырулар белән еш чирләүчеләргә, 6 айдан зуррак балаларга, мәктәпкәчә яшьтәге балалар  учреждениеләренә йөрүче һәм даими тору оешмаларында (балалар йортлары һ. б.) булучы балаларга, укучыларга, медицина хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт эшчеләренә, студентларга, хәрбиләргә 60 яшьтән өлкән кешеләргә прививка беренче чиратта ясала.

Ел саен грипптан прививка ясау гадәти профилактик чарага әйләнергә тиеш. Чөнки грипп вирусы бик үзгәрүчән һәм вакцина составы ел саен үзгәреп тора. Иммунитет бер ел чамасы саклана, шуннан соң антитәнчекләр титрлары кими башлый һәм киләсе эпидемия сезонына кеше грипптан сакланмаган булып чыга.

Бу сезонда зурлар һәм балалар өчен гриппка каршы вакцина (“Совигрипп” һәм “Ультрикс”) кайтты. Үзебезнең илдә эшләнгән вакциналарда 2018-2019 эпидемия сезонында актуаль булачак вирус штаммлары бар. Вакцинаны бушлай район поликлиникасында ясатырга була.   

Н. Әгъзамова,

ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев