Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Гөлбакчалы йорт" фотоконкурсында катнашучы бишенче конкурсантыбыз белән таныштырабыз

Михайловка авылында яшәүче хезмәттәшем Ольга Гизетдинованың гөлбакчасы.

Михайловка авылында яшәүче хезмәттәшем Ольга Гизетдинованың гөлбакчасы.

Ольга балалар бакчасында пешекче булып эшли:сабыйларга тәмле ризыклар пешерә. Ул уңган хуҗабикә. Өендә тәртип-чисталык, өстәле сый-нигъмәт белән тулы.

Безнең Ольга чәчәкләр үстерергә ярата. Аның бакчасы иртә яздан алып соң көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Нинди генә чәчәкләр юк монда:купшы чалмабаш һәм дәлияләр, кояштай янып торган көнбагыш чәчәкләре, назлы гөлчәчәкләр, зифа буйлы дельфиниум, ягымлы лилияләр. Петуния һәм канәферләрнең матурлыгы күзләрне камаштыра. «Чәчәкләрнең эш көннәре булмый, алар һәрвакыт бәйрәмчә киенгәннәр». Күренекле шагыйрь һәм рәссам Малкольм де Шазальнең бу сузләре Ольгабызның гөлбакчасын тулысынча тасвирлап бирә. Аның чәчәкләре дә үзе кебек һәрвакыт елмаеп-балкып тора, күңелләргә ямь, бәйрәм кәефе өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотоконкурс Гөлбакчалы йорт"