Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр: дөге оны яшәртә 

Борынгы Япония чибәркәйләре матурлык өчен дөге оны кулланганнар. Ул тән тиресе күзәнәкләрен тыгызландыра һәм яңарта икән.

Борынгы Япония чибәркәйләре матурлык өчен дөге оны кулланганнар. Ул тән тиресе күзәнәкләрен тыгызландыра һәм яңарта икән. Моның өчен 2 аш кашыгы грейпфрут согына 1 аш кашыгы дөге оны һәм 1 аш кашыгы оеган сөт кушып болгатыгыз. Бу маска биттәге вак җыерчыкларны бик тиз тигезли, имеш. 
Ә менә дөге оныннан ясалган түбәндәге маска куллар өчен бик файдалы. 4 аш кашыгы дөге онын сөткә салып болгатыгыз. Барлыкка килгән боламыкны кулларга тигезләп ягып, 10 минут тотыгыз. Масканы җылы су белән юыгыз. 

Фото интернет челтәреннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев