Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләргә – саллы мөмкинлекләр

Хөкүмәтебез үз эшен башлаучыларга да, еллар дәвамында үзләрен күрсәтергә өлгергән эшмәкәрләргә дә ярдәм күрсәтә.

Мөслимгә эш визиты белән ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова җитәкчелегендәге делегация килде. Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин делегацияне районның эре эшмәкәрләре белән таныштырды. Соңыннан район хакимияте бинасында эшмәкәрләр белән очрашу узды. Анда эшкуарлыкка ярдәм итү буенча программалар тәкъдим ителде.
ТР Икътисад министрлыгына караучы эшкуарлыкка ярдәм фонды эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм йөзеннән төрле программалар тәкъдим итә. “Перезагрузка” программасыннан теләге булган һәр эшмәкәр файдалана ала. Әлеге программа процент ставкасы түбән булуы белән отышлы. Өч елга 300 мең сумнан 5 миллионга кадәр акча бирелә. Ләкин әлеге сумманы эшмәкәр максатчан кулланырга тиеш. Бу средстволарны үз эшеңне ачу, төзелеш-ремонт һәм башка эшләр өчен алырга була.
ТР эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле хәбәр итүенчә, “Корылык” микрофинанс продукты терлекчелек, катнаш авыл хуҗалыгы, бөртекле культуралар җитештерүгә ярдәм максатында бирелә. 
– Эшмәкәрләр эшкуарлыкка ярдәм фонды тәкъдим иткән программаларның “Перезагрузка” дигәненә өстенлек бирә. Бу төр программаны 13 эшмәкәр кулланды инде. Эшмәкәрләр финанс ярдәмен максатчан файдаланды. Средстволарны кош-корт үстерүгә, техника алуга юнәлттеләр, – ди ТР эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле. – Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан гамәлгә ашырылучы программага керү өчен райондагы эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкиленә мөрәҗәгать итәргә һәм Фастрек платформасында теркәлергә кирәк. Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкиле Мөслимдәге күпфункцияле үзәк бинасында хезмәт күрсәтә.
“Социаль эшмәкәр” микрофинанс продукты да эшмәкәрләр өчен уңайлы. Программа кысаларында 100 мең сумнан 5 млн сумга кадәр акчалата ярдәм бирелә.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы лизинг программасы да гамәлдә. Финанслау суммасы – 2,5 млн сумнан 50 млн сумга кадәр. Шунысы сөенечле, хөкүмәтебез үз эшен башлаучыларга да, еллар дәвамында үзләрен күрсәтергә өлгергән эшмәкәрләргә дә ярдәм күрсәтә. 
“Үзмәшгульләр” микрофинанс продукты да тәкъдим ителә. Әлеге программа буенча 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр ярдәм алу мөмкинлеге бар. Программа буенча финанс средстволары ике елга кадәр бирелә.
Эшмәкәрләр, хөкүмәт программаларыннан хәбәрдар булып, дәүләт ярдәменнән киң файдалансалар, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү күпкә җиңелрәк булыр иде кебек. Бу язма эшмәкәрләргә каралган ярдәм формалары, субсидияләр турында мәгълүмат бирү максатында әзерләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев