Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элвин Грей концертларга 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәр аудиторияне ничек җәлеп итүе турында сөйләде

Бу хакта артист "100% Татарстан" проекты өчен биргән интервьюсында сөйләде. 

Җырчы Радик Юльякшин, яки Элвин Грей 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге аудиторияне ничек җәлеп итүе турында уртаклашты. Бу хакта артист "100% Татарстан" проекты өчен биргән интервьюсында сөйләде. 
«Ул бик киң. 3 яшьтән алып балалар, әби-бабайлар да бар. Статистика буенча аудиториям — 20дән 45 яшькә кадәрге кешеләр. Мин мәктәптән соң яза башлагач, беренче вакытта тыңлаучылар бары кызлар гына иде. Ул чакта интернет юк иде бит", - диде Юльякшин.
Озак та үтми Юльякшин «Ашкына гомер» җырын яза, аның ярдәмендә өлкән буынны җәлеп итә һәм аны җитди концертларга чакыра башлыйлар. 
Ул дуслар, җитди мәхәббәт турында яза башлаган. 
"Башта яшүсмерләр, өлкәннәр иде, ә урта яшьтәге кешеләр юк иде», — дип билгеләп үтте җырчы.
Элвин Грей акрынлап урта яшьтәге яшьләр өчен дә контент булдыра башлады. 
«Хәзер безнең концертларда 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәр кешеләр бар. Яулыклы әбиләр дә, балалар да, урта буын да», — дип нәтиҗә ясады артист. 
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/12-09-2020/elvin-grey-rasskazal-kak-privlek-na-kontserty-auditoriyu-ot-3-do-80-let-5770550

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев